Яңа елда - гаилә уеннары

«Сәламәт буын - көчле регион» проекты кысаларында Иске Балтач авылы «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Яңа ел гаилә уеннары- 2020» республика фестиваленең муниципаль этабы узды. Мондый ярышлыр Яңа ел бәйрәмнәрен актив һәм сәламәт уздыру, республика халкын физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында уздырыла.Анда  районыбызның иң актив 14 гаиләсе катнашты.  Чара күңелле һәм истә калырлык мизгелләргә бай булды. Нәтиҗәләр  буенча Штәнде урта мәктәбеннән Сафиннар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Сафиннар гаиләсе – икенче, Сәйтәк урта мәктәбеннән Шәрифхановлар гаиләсе  өченче урын яуладылар. Җиңүчеләрне ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.