"Яңа ел гаилә уеннары-2020" спорт сөюче гаиләләрне берләштерде

6 гыйнвар көнне Иске Балтач башлангыч мәктәбендә "Яңа ел гаилә уеннары-2020" республика фестивале кысаларында спорт ярышлары узды. Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм гаиләдә спорт традицияләрен үстерү.

Чара башлангыч сыйныф укытучысы Илүсә Сәетгалиева һәм физкультура укытучысы Анисим Минилиевның сәламләү сүзләре белән башланып китте.

Чакырылган гаиләләр күп этаплы «Күңелле стартлар» дип исемләнгән  уенда актив катнашып, спорт өлкәсендә осталыкларын күрсәтте.  . Гаиләләрнең өлкән әгъзалары спорт эстафеталарында катнашуга җитди караш белдереп, үсеп килүче буынга зур үрнәк күрсәттеләр. Нәкъ менә шуның өчен яхшы нәтиҗәләргә иреште алар. Балалар да өлкәннәрдән калышмады. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки егетләрнең күбесе спорт секцияләрендә шөгыльләнә һәм, катнашучылар сүзләренчә, һәр иртәне физик зарядкадан башлыйлар.

Һәр этапта гаилә командаларына җанатарлар – аларның дуслары, балаларның сыйныфташлары актив ярдәм күрсәттеп, ярышка дәрт өстәде

Күрсәтелгән нәтиҗәләр буенча жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде. Нафиковлар гаиләсенә тиңнәр булмады, алар беренче урынга лаек булды. Икенче урынны Турсуковлар гаиләсе яулады, ә өченче урынны Салиховлар һәм Рамазановлар гаиләләре бүлеште. Барлык катнашучылар мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкәнде.

Гаилә спорт бәйрәмнәре күңел күтәренкелеге бүләк итеп кенә калмый, сәламәт яшәү рәвешенә яхшы гадәтләрне ныгытып, гаилә әгъзаларын да якынайта, гаилә традицияләрен үстерүгә юнәлтә.  Гаиләнең дус, тату булуы балаларыбыз өчен олы  әһәмияткә ия.

Илүсә Сәетгалиева,

Иске Балтач башлангыч мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Автор фотолары.