Салават районында бүреләр колынны ботарлаган

Салават районы Лагыр авылы тирәсендә, Яңа ел каникулы көннәрендә, ботарланган колын калдыларына тап булганнар.

«Лагыр  авылыннан  ике километр  читтәрәк   юл  буенда без  атларга һөҗүм итү эзләренә таптык», - дип хәбәр иткән бу хәлне беренче булып күргән  шаһит урындагы матбугат басмасына.

Вакыйга булган урында биядән  кан таплары һәм тояк эзләре торып калган, ә бер яшьлек колын ерткычлар корбанына әверелгән.

Узган елда   бу төбәктәге  берничә торак пункт тирәсендә  бүреләр күп тапкыр   үзләре турында белдергән.  Күрәсең, Салават районында алар күпләп үрчегәндер, дип хәбәр итә чыганак.