Түбән Карышта кыш сафлыгын кышкы уеннарда тойдылар

8 Январь, 2020 - 18:00

Түбән Карышта,  гаиләләр катнашлыгында, "Кышның сафлыгы” дип аталган күмәк уеннар оештырдылар.

Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Чөнки гаилә —үрнәк, кайгыртучанлык билгесе. Түбән Карышта  Яңа ел каникулының бер көнен нәкъ менә гаилә чараларына багышланганнар.

7 гыйнвар көнне Түбән Карыш мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә  "Кышның сафлыгы»дип исемләнгән чара узган.

Көннең беренче яртысында саф һавада уеннар оештырганнар. «Чаңгыда», «Чиләк белән йөгерү», «Кем тизрәк»кебек уеннарда  җитезлекләрен сынаганнар.

Түбән Карышта күмәк мәдәни чараларны, гомумән, еш оештыралар.

“Көннең икенче яртысында таудан чанада уртак шуу оештырылды. Уртак бәйрәмнәр, бергәләп күңел ачу балаларны һәм ата-аналарны тагын да якнайта. Һәр катнашучы күтәренке күңел, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды”,—дип язалар социаль челтәрдә.