Балтач төбәгендә, Хач ману көннәрендә, салкын булмаска тиеш

Балтач төбәгендә, Хач ману көннәрендә, синоптиклар мәгълүматларына караганда, һава температурасы нормадан ун градуска юары булачак.

Синоптиклар   гыйнвар ахырына  кадәр  укаты чалкыннар булмаячагын бәян итә.

Гадәттәгечә, Хач ману  бәйрәменә ныклы салкыннар теркәлә. Әмма быел кыш бик җылы килде.

Гисметео сайтының ике атналык  фаразларына  караганда, Хач ману көннәрендә , Балтач төбәгендә салкыннар көтелми. Өстәвенә, һава температурасы  нормадан 10-11 градустан югары булырга тиеш.

Хач  ману бәйрәменнән соң да синоптиклар гыйнварга хас булмаган һава шартлары вәгъдә итә.  Кыскасы, февральгә кадәр  сулышка кабарлык салкыннар көтелми.  Ләкин болар барысы да алдан фаразлар. Алар  төгәл  туры килмәскә дә мөмкин.