Районыбызда чаңгы ярышлары узды.

7нче гыйнвар  көнне Балтач районында "Спорт һәм сәламәтлек декадасы" чикләрендә "Мичурин" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призларыа традицион район чаңгы ярышлары үтте. Сәламләү сүзе белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгыш ясады. Иң популяр спорт төрләренең берсе булган  чаңгы ярышларында 150дән артык спорт сөюче җыелды. Ярышның массакүләм һәм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышллары төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләренен берләштерә. Әлеге ярышларның максаты - өлкәннәрне дә, яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау булып тора. Бәйгедә ветераннар, мәктәп укытучылары, төрле оешма, предприятие, авыл җирлеге вәкилләре һәм укучылар көч сынашты.

Бүләкләү фонды 50 мең сум тәшкил итте.

Чаңгыда йөрү кешенең нерв системасына, акыл һәм физик эшкә сәләтлелегенә уңай йогынты ясый. Моннан тыш, чаңгы спорты белән шөгыльләнү барышында кеше чыныга, аның сәламәтлеге һәм чыдамлыгы ныгый. Кышын чыныгу аеруча файдалы һәм нәтиҗәле.