Райондашыбыз, күп балалы ана Гөлназ Якупова югары наградага лаек булды

Иске Балтач авылында яшәүче Гөлназ Якупова “Ана даны” медале белән бүләкләнде

Кичә республикада яшәүче 50 әни "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Безнең районнан бу югары бүләккә Гөлназ Якупова лаек булды. Гөлназ һәм Илфат Якуповлар гаиләсе 5 бала тәрбиялиләр. Аларны шушы наградага лаек булулары уңаеннан котлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, бу чара тәүге тапкыр 1998 елда оештырылган иде. Шушы елдан башлап 8 мең әнигә шундый бүләк тапшырылган

- Күпбалалы гаиләләр белән генә республиканың үсешен күзалларга була. Гаиләләргә дәүләт һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, аеруча күпбалалы гаиләләр игътибар үзәгендә диде, - республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Рифина ГАЛИЕВА.