Районның юлчылары сабыйларга тәмле күчтәнәчләр өләште

26 Декабрь, 2019 - 15:00

Районның юл төзү hәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре Югары Карыш авылындагы социаль приютта тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады

Бүген социаль приютта 15 бала тәрбияләнә. Шуларның иң зурысына 14 яшь булса, иң кечкенәсенә 3 яшь. Бер гаилә булып яши алар бүген. Кичә районның юл төзү hәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре балаларга тәмле күчтәнәчләр өләште.Балалар Яңа ел күчтәнәчләрен шатланып кабул иттеләр.

Күптән түгел социаль приютка „Йөрәк кушуы буенча” хәйрия фонды килгән булган. Алар да биредә тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчләр өләшкән. Яңа ел кәефе бүләк иткәннәре өчен социаль приют җитәкчелеге, хезмәткәрләре мәрхәмәтле hәм изген күңелле кешеләргә чиксез рәхмәтле.

Рифина ГАЛИЕВА.