ЗАГС хезмәткәрләре өчен вак мәсьәлә юк

Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина СУБУШЕВА башкарган хезмәтләренең асылы хакында бәян итә

Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына китереп булмый. Һәр адымы аңа бәйле. Кешенең тормыш юлы туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә бара. Әйтелгән бу ике вакыйга да туу, аннары үлү таныклыгы рәвешендә "ташка басыла". Гомернең башын һәм ахыр ноктасын сурәтләгән документлар. Районыбызда халыкның һәр халәтен җитди рәсмиләштереп, теркәп бару белән ЗАГС бүлеге мәшгуль. Бүлек начальнигы Ирина СУБУШЕВАдан башкарган хезмәтнең бүгенге торышы белән кызыксынып берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Ирина Әхвәс кызы! Гадәттәгечә ЗАГС сүзен ишетү белән чәчәк гөлләмәсе тоткан ак күлмәкле килен һәм купшы киемдәге кияү үзәктә булган туй тантанасы күз алдына килеп баса. Эшегезнең асылы нидән гыйбарәт? Шуны аныклап әйтеп үтегезче.

— Дөрес, ЗАГС хезмәтен иң тәү туй балдаклары, Мендельсон маршы белән бәйлиләр. Чынбарлыкта исә бүлек эшчәнлеге күп тармаклы. Законлы никахны теркәүдән тыш, монда никахны таркатырга теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә. Дөньяга яңа аваз салган баланың беренче документы — туу турында таныклыгы, ата булуын исбатлау, исем алыштыру, уллыкка яки кызлыкка алу белән беррәттән, кызганычка каршы, мәңгелеккә киткәннәр турында акт тутыру, барысы да безнең вәкаләттә. Һәр адәм баласы турындагы мәгълүмат гражданнар хәле акты кенәгәсендә теркәлеп килә. Ким дигәндә кеше турында аның битләрендә ике тапкыр булса да чагылыш табуы көн кебек ачык.

—Аңлавымча, хезмәтегез нигезе тәртип, төгәллеккә кайтып кала. Xалык саны, хәле, торышы турындагы тулы мәгълүмат биргән хезмәтнең тарихына тукталыйкчы.

—Берсүзсез, ЗАГС хезмәтенең тарихы бай, үл үткән гасырга кайтып кала. Русиядә гражданлык хәл торышы актларын рәсмиләштереп бару чиркәүгә йөкләтелгән булган. Чиркәүдә көч салучылар тиешле йоласын үткәргәннән соң кешенең туу, гаилә кору, вафат булу турындагы мәгълүматны метрик кенәгәләрдә теркәп барганнар. Ә ЗАГСларны илебездә булдыру — Совет властеның әйдәвенә кайтып кала. Кешеләрнең гражданлык хәл-торышы актларын язу буенча дәүләт органы 1917нче елда булдырыла. Ягъни " Гражданнар никахы, балалар һәм хәл-торышы актлары кенәгәләен алып бару турында"гы декретка 1917нче елның 18 декабрендә кул куела. Аңа ярашлы, Русия Республикасы киләчәктә тик гражданнар никахын гына таныячагы билгеләнә. Ә чиркәүдә никахын теркәве-теркәмәве һәркемнең шәхси ихтыярларындагы эше булып кына санала башлый. Ачыклап әйткәндә, чиркәүне гаилә эшләрен алып барудан читләштерәләр. Бу вакыттан башлап тик дәүләт органнарында теркәлгәне генә никах буларак таныла башлый. Югарыда әйтелгән декрет кабул ителгән дата — 1917нче елның 18 декабре Русиянең гражданлык хәл-торышы актын язу хезмәте барлыкка килгән көн дип тарихка керә.

— Чиркәүләрдә кеше язмышындагы вакыйгалар турында язылып барган амбар кенәгәләре күз алдына килә. Бүген компьютерлаштыру һәр өлкәгә ныклап керүе мәгълүм. ЗАГС хезмәтенең моңа бәйле хәлләре ничек тора?

— Бу көн кадагындагы мәсьәлә, чөнки 2018 елның 1нче октябреннән алып Русия буенча Бердәм дәүләт реестры (русча ЕГР) эшли башлады. Бу махсус программаны Русиянең федераль салым хезмәте булдырды. Мөһим эш РФ Президентының 2016 елның 15 гыйнварындагы указын тормышка ашыру күзлегеннән башкарыла. Биредә, бу программа тәэминатында бар төр акт язулары дәүләт теркәлүе ала.

— Атап әйткәндә...

—Монда барысы да, шул исәптән яңадан бирелгән документлар белән эшчәнлек тә теркәлеп бара. Димәк, һәр эшчәнлек тә биредә ачык чагылып бара дигән сүз.

— Шактый күп документларны электрон формага күчерү бихисап вакыт таләп итәдер? Бу эш белән кемнәр мәшгуль?

— Һичшиксез, гаять зур күләмле эш бу. Җиң сызганып эшләргә кала. Әйе, бүгенге көндә дә ЗАГС бүлегендә гражданлык хәлләр торышы актларын язуны электрон формага күчерү буенча эш куәтле. Операторлар Әлфия Вәдис кызы Садыйкова, Миләүшә Габделбаян кызы Xөснуллина җаваплы вазифаны дөрес, төгәл алып баралар.

— Электрон формага күчерү эшне җиңеләйтәдер?

— Алдагы көндә күпкә җайлы булачак. Әзер язу бердәм гомумрусия базасына бирелә тора. Русия буенча бердәм дәүләт реестры (ЕГР) гамәлдә чакта кеше үзе яшәгән урынындагы ЗАГС бүлегенә   мөрәҗәгать итеп, шунда ук гомумрусия базасыннан кабаттан(таныклык яисә белешмә) алырга мөмкин. Бу халык өчен җайлы. Дәүләт мәнфәгате дә күз уңында тотыла — Русия буенча бердәм дәүләт реестрына бирелгән ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча илнең һәр төбәгендә халык торышын белеп була дигән сүз. Бу кешенең бөтен төрле гражданлык хәл- торышы актларына да кагыла.

—Җентекле эшнең вакыты чиклеме?

—ЕГР булдыру буенча РФ Президенты указын тормышка ашыруны 2021нче елда төгәлләргә планлаштырыла. Элекке мәгълүматларны базага кертү бер хәл. Шул ук вакытта һәр яңасы да ЕГР базасында чагылыш табып барырга тиеш. Шуңа да бу яңалык тәү тапкыр гражданлык хәл- торышын теркәп, халыкны бүлектә кабул итү вакытына йогынты ясады.   Элек 7-10 минутта бер кешене кабул итсәк, хәзер сәгатькә кадәр вакыт бүлергә тиеш булабыз. Бу яңа катлаулы программа таләпләренә бәйле. Ул кеше факторына гына кайтып калмый, шома гына булмаска, программа үзенчәлекләре киеренкелек өстәргә мөмкин. Һәрни ЗАГС бүлеге хезмәткәреннән генә тормый. Әмма моңа карамастан, эшне тиешле вакытында төгәлләп килүне хәстәрлибез, тырышлык салабыз.

— Ирина Әхвәс кызы! Бераздан 2019нчы ел да тарихта калачак. Ул үзенчәлекле булдымы?

— ЗАГС бүлеге хезмәткәре быел электрон база булдырып, эшне ЕГР системасына күчерү буенча хәтәр зур эш күләме башкарды. 2020нче елда да бу эш дәвам итәчәк.

— Ирина Әхвәс кызы, янә бер матур чара — ул республикада, районда тантаналы рәвештә гаилә юбилярларына хөрмәт күрсәтүне башкарасыз.

— Ул күркәм традиция дәвамлы. Ярты гасыр һәм 60 ел бергә гомер иткән 36 гаилә парларына Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Xабиров исеменнән Котлау адресы һәм бүләк тапшырылды. Кабатлау бу очракта артык булмас, Башкортстан Башлыгының 2003 елның 5 февралендәге "Башкортстан Республикасында гаилә юбилярларын хөрмәтләү турында"гы указы нигезендә җәмгыятьтә гаилә ролен билгеләү максатында 50, 60, 70, 75 ел бергә яшәгәннәргә мондый бүләкләр киләчәктә дә тапшырылачак.

— Районда һәр гаиләнең юбилеен белеп бетерү ансат түгелдер?

— Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, халыкка мөрәҗәгать итәсем килә. Әгәр 2020нче елда гаиләгездә шундый юбилей көтелгән очракта, авыл биләмәләренә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЗАГС бүлегендә элек һәм әле көч салганнарны һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрикләү урынлыдыр дип исәплим. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең сыйфатларына тукталу артык булмас. Xезмәткәрләр үзләре юрист, кеше белән эш иткәндә психологик алымнарга ия белгеч булуы шарт, чөнки эшләгәндә авыр, четерекле очракларны дөрес хәл итәргә бурычлыбыз. Әңгәмә башында телгә алган туй тантаналарын алып бару өчен артист осталыгына да ия булу кирәк. Әйткәндәй, әйдәүче белгеч-эксперт Светлана Наил кызы Даутова тантаналарны бер тында, хәтердә калырлык итеп, оста башкара. Әле дә ул камиллеккә омтылу юлында...

Форсаттан файдаланып җаваплы хезмәттәшләргә сәламәтлек, иминлек телим, гаиләләрдә мәхәббәт һәм аңлашучанлык булсын. Эшебездә уңышлар, түземлек юлдаш булсын дигән теләктә калам.

— Матбугатта эшләү дәверендә шактый исемнәр белән эшләргә туры килә.Элек авыл советларында эшләгәннәрнең төгәлсезлеге белән бөтенләй кызыклыларына тап булган бар. Бер гаиләдә төрле баланың әти-әниләре исемнәрендә төрле хәреф хатасы булгач, бертуганнар булуын дәлилләү очраклары четерекле. Закон таләбе — документ дөрес булуы зарури. Район ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итеп, биредә юридик яктан белемле белгечләр мәсьәләне уңай хәл итүен дәлилләгән бихисап очрак турында ишеткәнем бар. Шундый ихлас рәхмәт сүзләре алу саваплы эшкә тиң .

— Рәхмәт, бу "Гражданлык хәл актлары турындагы" федераль законның 70 статьясы нигезендә башкарган эшләргә кагыла. Законга ярашлы барысын да төгәл аткарырга тырышабыз. Мөмкин булмаган очракларны суд карары белән хәл итеп була. Киңәшле эш таркалмас, дип эшне төгәлләргә тырышабыз. Шунысы игътибар үзәгендә: докумен белән эш иткәндә төгәллек, җаваплылык мөһим.   Һәр хәреф, юл, сүз арасындагы пробел, ягъни бушлык та үз урынында булырга тиеш. Безнең эштә һич кенә дә вак мәсьәләләр юк шул.

— Ирина Әхвәс кызы, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Җитди һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.

Рима ВӘЛИЕВА язып алды.