Балтач волейболчылары— алдынгы

19 Декабрь, 2019 - 18:00

Балтач волейболчылары регионара турнирда беренче урын яулады

7 декабрь көнне балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында 2006-2007нче елларда туган үсмерләр арасында волейол буенча регионара турнир узды. Турнирда Иске Балтач, Караидел, Тәтешле районнары, Пермь өлкәсенең Оса, Яңавыл шәhәрләреннән командалар катнашты. Уфа, Нефтекама шәhәрләреннән икешәр командалар көч сынаштылар.

Көрәш барышында Балтач районы командасы беренче урын яулады. Караидел районы волейболчылары икенче урынга лаек булды. Тәтешле районы командасына өченче урын бирелде.

Тырышлык, максатка омтылучанлык, үҗәтлек, җиңүгә омтылыш кебек сыйфатлар спортта уңышка китерә. Спорт сүлпәнлекне, ялгышлыкларны гафу илтми. Ярышлары рух ныклыгын, физик әзерлекне таләп итә. Уйлап эш иткәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Айрат САДЫЙКОВ,

балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол буенча тренер-укытучы.