Шәвъяды авылына яңа линияләр сузу белән шөгыльләнүче бригада

„Сельэнерго” җәмгыяте уңганнарына тик торырга форсат юк, эш сәгатьләре көндәлек мәшәкатьләргә чорналып уза, ди җитәкчеләре

Агымдагы елда Илекәй, Иске Яхшый, Чурапан, Иске Ямурза, Иске Дүртекәй, Курач, район үзәгенең берничә урамында электр линияләрен тулысынча яңартканнар. Әлеге вакытта мондый эшләр Шәвъды авылында башкарыла. Район үзәгенең — „Яшьләр” , Көмьязы hәм Түбән Янактай авыллары янындагы микрорайоннарга яңа трансформатлар куйганнар, баганалар утыртканнар, линияләр сузганнар. Егетләргә тик торырга форсат þк, эш сәгатьләре көндәлек мәшәкатьләргә чорналып уза, ди җитәкчеләре.

Киләсе елда Штәнде авылында 12 километр озынлыкта, Матада 8 километр озынлыкта яңа линияләр сузу бурычы тора. Бу эшләр авыл эчендә башкарылачак. Көндәшле hәм Курач авыллары арасында 5 километр озынлыкта , Түбән Иванай hәм Югары Янактай авыллары арасында 11 километр озынлыкта линияләр сузу планлаштырала. Илекәй белән Иске Яхшый авыллары арасында 6 километр озынлыкта яңа линияләр сузу күзаллана. Соңгысы четерекле хәлләр килеп туганда Илекәй подстанциясеннән энергия алган авыллар утсыз калмасын өчен эшләнә.

Яңартылган вариантта КамАЗ автомашинасы сатып алганнар. Әлбәттә, бар эш уңган hәм тырыш хезмәткәрләр тырышлыгы белән башкарыла. Электромонтёрлар Азат Миңнеәхмәтов, Артур Тимершин, Ростислав Апканиев, бур­кран машинасы водителе Руслан Хәмидуллин, кран машинасы водителе Алмаз Аскаров, озак еллар дәвамында ерак трафлардан төзелеш материаллары ташучы водитель Рәиф Сәлиховларны җитәкчеләре мактап телгә алды. Контролёрлар квартал саен райондагы hәр өйгә кереп тикшерүләр үткәрәләр. Бу þнәлештә Альмира Сарманова, Рәсилә hәм Альберт Шәрәфиевлар, Ильфат Карамовларның хезмәтен лаеклы бәhалады. Электромонтажчылар Зинир Хәсәнов, Алмаз Шәйхетдинов, Рифат Хәсәновлар социаль обúектларга ут үткәрүдә иң өлгерләре буларак хөрмәткә лаек. Быел Тәтешле районының юл төзү hәм ремонтлау идарәсенең гаражына бик зур суммага монтаж эшләре үткәргәннәр. Күптән түгел биредә хезмәт þлын башлаган яшь белгеч, проектлар төзү белән шөгыльләнгән Алсу Хәбибуллинаны да телгә алдылар. Район халкы өчен уңайлыклар тудырган электр челтәрләре коллективы арытабан да намуслы хезмәт итсен.

Рифина НИГАМӘЕВА.