Танып буе әрәмәсендә үскән тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәр!

“Танып буе — әрәмә, Керсәм, башым әйләнә...” дип җырлана якташыбыз Әнгам абый Атнабаев сүзләренә иҗат ителгән популяр җырда.

Танып буенда туып-үскәннәр, шунда яшәгәннәр аның әрәмәлекләрендәге хәзинәләрнең исәбенә дә чыга алмый торгандыр. Балыкка бай Танып елгасы Балтач җиренең төп сулыкларының берсе. Аның әрәмәлекләрендә балланып пешкән кара бөрлегән, кызыл һәм кара карагат, комалак, шомырт, гөлҗимеш, балан, миләш, болыннарында хуш ис бөркегән шифалы үләннәре — барысы да Аллаһының без, кешеләргә, биргән олы бүләге.

Тучыбай авылында туып, Йөгерек Танып елгасында су коенып үскән Флүр Саяпов та Себер тарафларында яшәгән елларында туган җирләрен сагынып, алдагы гомерен туган төбәгендә үткәрү теләге белән янгандыр. Шулай булмаса Иске Балтач авылына кайтып төпләнгәч, нәкъ менә Танып елгасы буендагы тал чыбыкларыннан кәрзин үрү эшенә алыныр идемикән?!

—Аның өчен иртә яздан чимал хәзерли. Кабыгын чистартып кайната. Аннары киптерә. Җитен мае белән буяп матур төскә кертә... Бик мәшәкатьле, зур сабырлык һәм түземлек таләп иткән эш. Сокланам мин аның тырышлыгына, — ди Флүр Фәнир улының тормыш иптәше Альмира ханым.

Җиңел һәм куллануда бик уңайлы, төрле зурлыктагы, челтәрләп үрелгән кәрзиннәр, әлбәттә, һәр өйдә һәм табигатьә алыштыргысыз әйбер. Аннан да бигрәк, кемгә генә, нинди генә тантанага да менә дигән бүләк тә!