Балтачлыларны Яңа ел тамашаларына чакыралар

17 Декабрь, 2019 - 18:00

Балтачлыларны Яңа елны көткәндә һәм каникул көннәрендә район мәдәният сараенда күңелле тамашалар көтә.

Район мәдәният сараенда Яңа ел чаралары  18-19 декабрь  көннәрендәге  балалар өчен оештырылган "Әкият урманындагы яңа ел маҗаралары" дип  аталган   тамашадан башлана. 20 декабрь көнне чемпионнарны хөрмәтләячәкләр.  Шул ук көнне үзәк мәйданда Яңа ел чыршысын кабызу тантнасы үтә. Бу мизгелдә балтачлылар Кыш бабайлар һәм Карсылулар парадын да тамаша кылачак.  21-28 декабрь көннәрендә район мәдәният сараенда балалар өчен Яңа ел иртәләре оештырыла.  Ә 29-31  декабрь көннәрендә "Бар юллар да яңа елга" дип атлаган, театрлаштырылган тамашада көтеп калалар.