Балтачта балаларны Яңа ел тамашасына чакыралар

17 Декабрь, 2019 - 15:00

Балтач район мәдәният сарае балалар өчен Яңа ел тамашасы әзерләде.

18-19 декабрь көннәрендә мәктәп яшендәге кызларны һәм малайларны, шулай ук аларның әти-әниләрен  "Әкият урманында яңа ел маҗаралары" дип аталган кичәгә чакыралар.

Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана. Билет хакы 100 сум.

Яңа ел тамашасына рәхим итегез!