Богдан авылында Мөҗиповлар гаиләсе Яңа елны зур әзерлек белән каршылый

Богдан авылында яшәүче Зимфира һәм Булат Мөҗиповлар ел саен Яңа елга үзенчәлекле әзерлек белән килә. Алар яшәгән йорт алдында кардан эшләнгән әкият геройлары сыннары пәйда була.

Земфира һәм Булат Мөҗиповлар икесе дә чикләнгән җаваплылыктагы “Россия” җәмгыятендә эәшлиләр. Өч кыз тәрбиялиләр. Ике өлкәннәре Уфа шәһәрендә. Берсе укый, берсе эшли. Ә төпчек кызлары авыл мәктәбендә алтынчы класста укый.

Эштән буш вакытта кардан фигураларны Зимфира ханым үзе эшли. Мөҗиповлар яшәгән йорт алды бүген паркка охшап тора. Әкият геройлары күптән үз иткән бу төбәкне.

—Безнең якларга юлыгыз төшсә, килеп күрегез, рәхим итегез. Ә кичке якта саф һава сулап, гүзәллекне күреп китәргә теләүчеләргә без аеруча шат, — ди әкият илен бүгенге тормышка чыгарган хуҗабикә.