Балтач үсмерләре Тайланд боксы алымнарын үзләштерә

11 Декабрь, 2019 - 12:00

“Яшьлек” физкультура һәм савыктыру комплексында ике төркем үсмерләр тренер Евгений Гильмухаметов кулы астында Тайланд боксы белән шөгыльләнә.

—Шөгыльләнергә теләүчеләр күп, — ди Евгений Вениаминович. — Яңа үсмерләр өстәлә. 7 яшьтән өлкән кызлар һәм малайлар зур теләк белән йөриләр. Әлеге вакытта тренировкалар бара. Ярышларда кулланасы алымнарны үзләштерәләр. Үзләренең парларын даими алыштырып торалар. Тәүдә техниканың үзләштерәләр, аннары аны эшкәртәләр. Инде ярышлар кайчан була, дип кызыксыналар. Малайлар үз тырышлыкларының нәтиҗәләрен күрергә телиләр.

Евгений Вениаминович белдерүенчә, 27 декабрь көнне Тайланд боксы буенча район Хакимияте башлыгы Кубогына ярышлар үтәчәк.

Кызлар да йөри бирегә. Алар үз-үзеңне яклау алымнарын үзләштерә.

Өч ел Төмән шәһәрендә эшләгән райондашыбыз, Ташлы Елга авылы егете Евгений Гильмухаметов белән эшләү ошый малай һәм кызларга. Кул сугышы буенча спорт мастерлыгына кандидат, Тайланд боксы буенча беренче разрядка ия (өлкәннәр арасында), кикбоксинг буенча дөнъя чемпионаты призеры Евгений Вениаминович балаларга күпне бирергә сәләтле тренер.

Автор фотолары һәм видеосы.