Республика Башлыгы башкортстанлылар алдында ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар турында чыгыш ясады

10 Декабрь, 2019 - 18:00

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Төбәк башлыгы сайланганнан соң беренче тапкыр республика халкына ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Төбәк башлыгы сайланганнан соң беренче тапкыр республика халкына ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар турында чыгыш ясады. Мәгүлүмат чыганаклары чыгышның иң мөһим фрагментларн урнаштырды.

Төп проблема турында

Безнең төп бәла торак-коммуналь хуҗалык яки медицина түгел, ә аерылышу. Идарә вертикалендә, аерым коллективларда, гомумән җәмгыятьтә бердәмлек юк.

Бүгенге көнгә кадәр дә акланмаган пессимизм, үз көчеңә, республика киләчәгенә ышанмау дәвам итте. Барысы да башка шәһәрләр һәм илләр турында зур соклану белән сөйләделәр. Ә үзебезне -өметсез периферия дип кабул итәбез.

Без берләштерүгә бер адым ясый алдык. . Мәсәлән, узган елгы Юлламаны игълан иткән көннәрдә генә Сибайдагы карьер яна башлады. Кечкенә шәһәр халкы үзе генә бу проблеманы хәл итә алмас иде. Без аңа дөнья белән ярдәм иттек. Сез, әлбәттә, хәтерлисездер, безнең элек шундый гадәтебез бар идее, ул да булса, күмәк эшне өмә белән хәл итү. Күршеләр бергә җыелгач, кемгәдер бәла-казага юлыкканга булышалар. Мәсәлән, янган урынына яңа йорт төзергә. Менә шулай, бу «өмә»нең чын ярдәме тиде. Сибайга ашыгыч рәвештә төрле ведомстволардан йөзләгән белгеч – , коткаручылар, табиблар, артистлар китте.

Сибайдагы хәл, чыннан да, безне берләштерде.

Благовещенскидагы «Полиэф» та булган авария   нәтиҗәләрен дә бер-беребезне ярты сүздән аңлап эш итеп, кыска вакыт эчендә бетерүгә ирештек бит.. Санаулы сәгатьләрдә башка шәһәрләрдән техника белән йөзләгән кеше килде. Эчәргә яраклы суның пычрануына да куркыныч янамады.

Үтәлмәслек бурычлар турында

Беренче көннән мин үземнең идарә командасы алдына максималь амбициоз максатлар куйдым. Күп кенә хезмәттәшләрем моны куркыныч, дип исәпләде. Иң яхшысы-планканы кую, аңа кадәр без һичшиксез ирешә алачакбыз. Соңыннан «Хезмәт батырлыклары»турында матур итеп хисап тотарга була. Мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышырга кирәк..

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы һәм яңа эш урыннары турында

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттырабыз. Моның өчен киләсе елда 2019 ел белән чагыштырганда 1,6 млрд. сумга күбрәк акча юнәлтәчәкбез. Артымны һәркем сизәчәк.

Без яңа эш урыннары булдырабыз. Быел «Башкирэнерго» да, «НефАЗ» да – 560, Башкорт генерация компаниясендә – 165, Бәлебәй сөт комбинатында – 138 хезмәткәрне эшкә кабул иттелер. Яңа производстволары һәм эш урыннары булдыруны инвестицияләгән эш бирүчеләрне бүләкләргә тәкъдим итәм. Моның рейтингын төзиячәкбез һәм аларга ярдәм күрсәтәчәкбез.

Инвестицияләр һәм яңа җитештерүләр турында

Дөресен генә әйткәндә – күп кенә кешеләребез хәзер начар, ярлы яши. Кайберәүләр бик бик катлаулы шартларда көн күрә. Бу хакта һәрвакыт истә тотарга кирәк! Алар яхшырак яшәсен өчен, көчле бюджет, көчле икътисад кирәк. Безнең шәһәрләрдә, авылларда тәртип булырга тиеш. Ә бу бурычлар бердәмлек булганда гына хәл ителә. Клан, сәяси, этник һәм башка уйланылган сәбәпләр аркасында җәмгыятьне таркатуга юл куймаячакбыз.

Республикага икътисади драйв, инвестицион алга китеш кирәк. Һәм без быел инвестицияләр күләмен 15 процентка арттыруга ирештек. Мондый хәл беркайчан да булмады!

Районнарның яңа башлыклары турында

Без җирле администрация башлыклары корпусын яңарттык. Бер ел элек мин район башлыклары постында ике срок рәттән булу вакытын чикләргә кирәк, дип әйткән идем. 20 районда һәм биш шәһәрдә кадрлар ротацияләре булган инде. Урыннардагы вәзгыятьне үз күзләре белән күреп, җитәкчеләрнең яңа буыны килә. Шул ук вакытта кыйммәтле кадрлардан аерылмыйбыз, башлыклар тәҗрибәсен башка мөһим юнәлешләрдә дә кулланабыз.

Куштау вәзгыяте турында

Куштау үзләтереләчәк. Чөнки мин меңләгән кешене эшсез калдыру белән килешмим.

Мин инвесторлар яклы. Меңәрләгән якташларыбыз, тәҗрибәле белгечләр үз гаиләләреннән аерылып башка төбәкләргә йөреп эшләмәсен иде .

Бюджеттан урлашулар турында

Ел башыннан 37 вазифаи затка коррупция белән бәйле җинаять өчен гаепләү карарлары чыгарылган. Тагын 42гә карата җинаять эше кузгатылган.

Без ачыктан-ачык дәүләт кесәсенә кул салучыларның исемнәрен атаячакбыз. Чөнки урлашалар юллар төзү, подъезд һәм ишегалларын ремонтлау өчен бүленгән акчсаларны гына түгел , хәтта балаларның мәктәп ашханәләрендә туклануын оештыру өчен бүленгән акчаларны урлау очраклары да бар.

«Инцидент» һәм социаль челтәрләр мониторингы турында

Мин һәр командадан кешеләрнең проблемаларын аңлавын, хәл итү юлларын табуын, ишетә белүләрен таләп итәм. Бу эштә төп инструмент булып «Инцидент менеджмент» системасы тора, без аны бер ел элек гамәлгә керттек. Нәтиҗә күренеп тора-хакимият кешеләргә йөз белән борылды.

Киләсе елда без төбәк белән идарә итү үзәген булдырачакбыз. Тәүлек буе ул мәгълүматны җыя һәм анализлый, оператив карарлар кабул итә, шулай ук социаль-икътисади вәзгыятьне модельләштерү һәм фаразлау белән шөгыльләнәчәк.

Төзекләндерү һәм уртак эшләр турында

Мине кайбер кешеләрнең җавапсызлыгы таң калдыра. Без подъездларны, ишегалларын ремонтлыйбыз, тәртипкә китерәбез, Ә ике-өч атнадан соң аларда янә җимереклек, ә кайчагында вандализм башлана.

Безгә бергәләп өмәләргә чыгып авыл урамын   күмәкләп төзекләндерү традицияләрен торгызырга кирәк .

Бу ел эчендә без 400 гә якын ишегалдын, өч мең подъездны ремонтладык. 700 километрдан артык урам яктыртылды. Биш ел дәвамында өч мең күпфатирлы йортны, 15 мең подъездны тулысынча төзекләндерәчәкбез. Ел саен 400 шәр ишегалдын төзекләндерү бурычы тора.

Радий Хәбиров риторикасы бер ел эчендә ничек үзгәрде

Текстлардагы сүзләрнең ешлыгын анализлаучы сервис ярдәмендә без төбәк башлыгының быелгы һәм узган елгы Юлламасында нинди әйләнешләр куллануын ачыкладык.

Тикшеренү вакытында сүзләрнең барлык формалары исәпкә алынды. Әйтик, “ республика”,” республиканың”,»”республика белән " - болар өч сүз түгел, ә бер сүз.

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, башлыкның төп яки төп сүзләре – берләштерүче, ягъни ул сөйләгән һәм нинди фикерне җиткерергә омтылуы турында:”Без бер халык, Әйдәгез, республиканы яхшырак итик".