Халык мәнфәгатен кайгыртып

«Бердәм Русия» партиясе хәзерге вакытта Русиянең иң ачык hәм актив үсүче иҗтимагый-сәяси оешма. Ул җәмгыятьнең ихтыяҗларын hәм мәсьләләрен кабул итә, сәясәтен үстерүдә, үз иҗтимагый-сәяси курсын тормышка ашыруда эзлекле эш алып бара. Партиянең реаль эшчәнлеге генераль үсеш курсы, агымдагы карарлар белән расланган аның вәгъдәләре белән беркайчан да аерылмый.

Иске Балтач мәдәният сараенда «Бердәм Русия» партиясенең «Бердәм Русия: яңарту 2.0» исеме астында партия эчендәге төбәк дискуссиясенең зона этабы узды. Мондый дискуссияләр республикада сигез мәйданчыкта планлаштырыган.

“Бердәм Русия”нең партиядәшләрен район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Партия әгъзаларыннан тыш, башлангыч җирле бүлекләрнең активистлары, хакимиятнең башкарма органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, лояль партияләрнең гражданлык активистлары, волонтёрлар, яшьгвардиячеләр, төньяк-көнчыгыш муниципаль районнары Советлары фракцияләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашу башында «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбировның чыгышының видеоязмасы тәкъдим ителде.

Дискуссиянең модераторы сәяси фәннәр кандидаты, политтехнолог Владимир Савичев—ачылучы форумны формат буенча алдынгы дип атады:

Мәскәүдә узган XIX съездда партиянең максатлары hәм бурычлары турында съезд делегаты, Борай районы Хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков чыгыш ясады.

Аннары форумда катнашучылар тематик секцияләрдә эшләделәр. «Бердәм Русия " партиясенең Балтач районы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев hәм авыл биләмәсе башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов партия вәкилләрен «Партия башы—башлангычта» секциясендә җыйды.

“Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев hәм Балтач районы мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хаматов фикердәшләр белән бердәмрусияленең лаеклы имиджы турында сөйләделәр.

Модератор Владимир Савичев hәм Рөстәм Исхаков “Бердәм Русия идарә итүче партия буларак” дигән темага чарада катнашучылар белән җанлы әңгәмә алып барды.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр hәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов “Нәтиҗәле коммуникацияләр” темасына ачыктан-ачык сөйләргә тәкъдим итте.

“Яңа буын сәясәтчеләре осталыгы” темасына сөйләшүне “Бердәм Русия” региональ сәяси совет әгъзасы Расих Акберов алып барды.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе директоры Эльмар Галимҗанов “Бердәм Русия битараф булмаган кешеләрне берләштерә” дигән темага сөйләшү алып барды.

Форум секцияләр эше барышында килеп чыккан тәкъдимнәр, тезислар исемлеген төзү белән тәмамланды. Президиум йомгаклау тезислары белән гыйнвар аенда Уфада үтәчәк гомумреспублика дискуссиясендә чыгыш ясаячак.