Балтачның нәни "сандугач"ы Халыкара конкурста җиңү яулаган

8 Декабрь, 2019 - 12:00

Иске Балтачтан Амалия Гайниәхмәтова II Халыкара вокал конкурсының “Халык вокалы—соло” номинацясендә  җиңү яулаган.

7 декабрь көнне   җыр башкару сәләтения ия булган балалар Мәскәүнең Онежский “Мәдәният үзәге”  II  Халыкара вокал конкурсына җыелдылар. Биредә  дөньяның төрле илләреннән килгән 77 конкурсант  башкару сәләтен сынаган.  Ә беренче конкурста Русия, Белоруссия һәм Литвадан 120 конкурсант катнашкан булган.

Конкурсантларны  башкару осталыгы һәм башкару техникасына, артистлыгына, программа дәрәҗәсенә   карап бәһалаганнар.  Катнашучының чыгышы 50 баллы система буенча бәяләнгән.  Һәр критерий буенча максималь 10 балл.

Безнең районнан бу бәйгедә Амалия Гайниәмәтова катнашкан һәм “Халык вокалы—соло” номинацясендә беренче урынны яулаган. Афәрин, Амалия! Җиңүең белән чын күңелдән котлыйбыз!

Амалия Гайниәмәтова Иске Балтач балалар сәнгать мәктәбендә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хәмәева җитәкчелегендә вокал классында шөгыльләнә.