Балтачта тирә-як төбәкләр волейболчылары җыелды

9 Декабрь, 2019 - 12:00

Иске Балтач 2006-2007 елда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча төбәкара турнир узды.

Турнирда Балтач, Караидель, Тәтешле районнары, Янаул шәһәре волейболчылары, Уфа , Нефтекама шәһәреннән икешәр команда, шулай ук Пермь өлкәсе Оса шәһәре спотрчылары катнашты.

Ярышлар Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе спорт залында һәм балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе базасында үтте.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Балтач, Караидел, Тәтешле районнары командалары яулады.

Тренер Айрат Садыков җитәкләгән районыбыз волейболчылар командасын җиңүләре белән ихлас котлыйбыз.

Чыганак.