“Яшьлек” комплексының тренажер залында кичләрен зур җанлылык

7 Декабрь, 2019 - 12:00

Иске Балтач авылындагы “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексының тренажер залында кичке сәгатьләрдә аеруча зур җанлылык.

Биредә ир-егетләр һәм хатын-кызлар тренер, армспорт буенча спорт мастерлыгына кандидат, Иске Балтач авылы егете Радим Нургалиев кулы астында шөгыльләнәләр.

—Атнаның алты көнендә тренировкалар оештырылган. Дүшәмбе көненнән 16.00-21.00 сәгатьләрдә үзләренең физик әзерлеген ныгытырга теләүчеләр өчен безнең ишекләр ачык. 16.00-19.00 сәгатьләрдә 18 яшькә кадәргеләр, 19.00 – 21. 00 сәгатьләрдә өлкәннәр йөри. Теләүчеләр күп, — ди Радим Нургалиев.

Якшәмбе - залның ял көне.

Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бик күп мөмкинлекләр булдырылган. Үзәкнең ачылуын балтачлылар түземсезлек белән көтеп алганнар иде. Ачылган көненнән башлап халык агымы тукталганы юк.

— Бурычыбыз – безнең залга, гомумән, үзәккә йөрүне файдалы һәм хәвефсез итү. Моның өчен барлык шартлар тудырылган, — ди Радим Нургалиев. — Медицина хезмәткәрләребез дә бар. Залда бер төрле температура режимы тәэмин ителә һ.б.

Автор фотолары.