Балтачлы—Эльмар Борханов авыр хәлдәге кешене үлемнән коткарган

Балтачлы, ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры  Эльмар Борханов, Нефтекамада өмет сүнгән ханымны үлемнән коткаруда катнашкан.

Ашыгыч  медицина хезмәте хезмәткәрләрен  еш кына тәнкыйть утына тоталар.

Хәер, рәхмәт сүзләрен юллаган мисаллар да юк түгел. Мондый  мисалларны, гадәттә, аларга карата горрурлык хисләрен белдереп юллыйлар

Врачлар бригадасы табиблары кемнеңдер гомерен саклап калу мисаллары бихисап. Кайчак  ашыгыч  медицина ярдәме күрсәтү хезмәте хезмәткәрләре дә могҗизага тиң эшләр кыла.

Нефтекмада  яшәүче бер ханым социаль челтәрдә шул хакта уртаклашкан.

“4 декабрь көнне  без ашыгыч  медицина хезмәте бриградасын чакыртырга мәҗбүр булдык. Әниебез үлем чигенә җитте бу минутларда.  Үпкәсе шешенүдән аның сулышы кысылды. Ул клиник үлем кичерде. . Бәхетебезгә каршы  кеше гомере өчен  шундый битараф булмаган  шулкадәр кешелекле, чын йөрәкле   ашыгыч ярдәм күрсәтү  бригадасы хезмәткәрләре белән очраштык.   Фельдшер Эльмар  Борханов , Ильяс Хаҗимуллин  артык мәкшәкатҗтән крыкмый, әниебез гомерен  саклап калу өчен барын да эшләделәр.  Алтын куллы хезмәткәрләр. Аларның тырышлыгы бар тик хөрмәткә лаек, Аларның могҗизага тиң эш кылганына күрә әниебез бүген үзен яхшы хис итә,”—дип  язан  клиник үлем кичергән ханымның кызы социаль челтәрдә.

Бу мисалдагы һөнәренә тугрылык  саклаган медицина хезмәткәрләренең берсе райондашыбыз.   Бригаданың  авыр хәлдәге кешенең гомерен саклап калуы турында  безгә райондашыбызның дуслары хәбәр итте.

 Эльмар  Борханов Бөре медицина колледжын тәмамлаган. Әлеге  вакытта  райондашыбыз Эльмар  Борханов Нефтекама  шәһәр больницасы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасында хезмәт куя.