Балтач районы җирлегендә авария нәтиҗәсендә кеше һәлак булган

7 Декабрь, 2019 - 12:00

Бүген, 7 декабрь иртәсендә, 05  сәгатьләр тирәсендә  Балтач районы җирлегендә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Нәтиҗәдә,  «Чери» автомобиле белән идарә иткән 25 яшьлек кешенең  һәлак  булуы ачыклана.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Тутагач — Шәвъяды  трассасының 6 чакрымында ир идарәне югалткан һәм  Йок елгасы аша күпер читендәге  киртәгә  бәрелгән.

«Аның пассажиры, җирле 24 яшьлек кеше, күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган. Тикшерү  эшләре баора», - дип ачыклык керткән ЮХИДИ.