Балтачлылар Курай бәйрәменнән лауреат булып кайттылар

7 Декабрь, 2019 - 12:00

Балтачлылар "Тылсымлы ҡурай моңо" III ачык республика конкурсында  лауреат дәрәҗәсен яулады.

Туймазы шәһәрендә  «Тылсымлы курай моңо»  курайчыларыны " III ачык район конкурсы үтте. Музыка бәйрәменә Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Дүртөйле, Бәләбәй, Благовещенск, Бакалы, Белорет, Кушнаренко, Иглин, Миякә, Балтач  районнарыннан 140лап үзешчән артист, шулай ук күрше Татарстан республикасыннан музыкантлар  килгән иде.

Солист һәм җиңүче ансамбльләрне ачыклау музыка мәктәбендә өч яшь төркеме буенча барды: 12 яшьтән алып 16 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр. Конкурсантларның талантын һем осталыгын танылган курайчы, Русиянең атказанган мәдәният хезметкере, Башкортстан Республикасынып Салават Юлаев исемендеге дәүләет премиясе лауреаты Юлай Гайнетдинов җитекчелегендеге һөнәри жюри бәяләде.

Балтач районы  курайчылары "Тылсымлы ҡурай моңо" 3 нче дәрәҗә лаурет дәрәҗәсен яулады. Көй башкару осталарын  җиңүләре белән  ихлас котлыйбыз!