Туксан яшьтә дә йон эрли, бәйләм бәйли, гәзит укый Гөлсәвия апа Мирһаҗева

Иске Балтач авылында гомер итүче сәүдә хезмәте ветераны, тынгысыз җан, бүген дин юлыннан атлаган Гөлсәвия Нәҗметдин кызы Мирһаҗева тиздән олуг юбилеен билгеләячәк.

“Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусты Гөлсәвия апа белән бүген очрашырга сөйләшкән идем. Җылы өендә яраткан шөгыле белән мшәгуль мәленә туры килдем.

—Картайгач, төнлә дә йокы да алмаган чаклар күп була. Торып утырып йон эрлим, эрләп арыгач, бәйли башлыйм, — дип диванында өелеп яткан җылы оек, бияләйләр өеменә күрсәтте Гөлсәвия апа.

Балаларына, оныкларына, дуслары, туганнарына өләшә ул күңел җылысын кушып бәйләгән җылы оекбашалын. Ә “Балтач таңнары” гәзитенең, үзе әйтмешли, бер хәрефен дә калдырмый укып бара.

Шушында гомер иткәч, гәзиттә язылган һәр җөмлә кадерле миңа. Язмалар белән танышканда районыбыз тормышын, сулышын күз алдымнан үткәрәм, күңел юанычы алам, ди.

   Яшьлегендә Чиләбе өлкәсендә шахтада эшләгән, аннары тормыш иптәше Мөхәмәтҗан Мөбәрәк улының туган районы Балтач җиренә кайтып, гомере буе сәүдә өлкәсендә хезмәт салган дүрт бала анасы Гөлсәвия Нәҗметдин кызының хезмәт һәм тормыш юлына багышланган язманы “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында укырсыз.

Автор фотосы.