Шамил Шәриповтан—зур бүләк

6 Декабрь, 2019 - 12:00

Бүген Иске Балтач 1нче урта мәктәбен янындагы хоккей мәйданчыында күркәм чара үтте. „Газпром—балаларга ” программасы чикләрендә укучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Районыбызның яшь хоккейчыларының һәм аларның әти - әниләренең теләкләрен һәм ихтыяҗларын кайгыртып, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы корылтае депутаты, ”Газпром Трансгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов киләсе яңа ел бүләге итеп „Патриот” маркасындагы махсус кар чистарткыч техникасы тапшырды.

Тантаналы чарада район Хәкимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Газпром Тансгаз Уфа профсоюз” берләштерелгән профсоюз оешмасы рәисе Максим Свияжский, “Танып” хоккей клубы президенты Алмаз Абдуллин катнашты.

Яңа техниканың яхшы эшләвен мәйдандагы карны чистартканда күреп була иде. Яшь хоккейчылар үзләренең осталыгын ңүрсәтте.

Шамил Госман улына hәм район Хакимиятенә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Алга таба да яшь хоккейчыларыбыз өметләрне аклар, яңадан-яңа уңышларга өлгәшер.