Балтачта сабыйлар сәламәт үсә

Балаларны диспансерлаштыруның төп бурычы — медицина чараларын гына түгел, ә әйләнә-тирә мохитне саклау, шулай ук балаларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатында киң санитария-гигиена чараларын да үз эченә алган беренчел профилактика.

Балалар саулыгын даими күзәтүләр системасы яки диснсеризация сәламәтлек саклауның нигезе. Педиатриядә диспансеризация медицина хезмәткәрләре башкара торган оештыру һәм дәвалау чаралары системасы, ул баланың оптималь үсешен һәм авыруларны кисәтүне тәэмин итә торган тиешле профилактик чаралар үткәреп, сәламәт балаларны системалы күзәтүдән гыйбарәт. Билгеле булуынча, авыруның үсешен кисәтү аны дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен сәламәтлеккә бәйле  күңелсезлекләрдән коткарырга комплекслы профилактик тикшерү - балаларны диспансерлаштыру ярдәм итәчәк. Өченче декабрьдә Балтач үзәк район хастаханәсендә балаларга диспансеризация үткәрелде. Диспансерлаштыру барышында белгечләр тарафыннан 16 бала каралды.

Владимир Путинның Май указларына ярашлы тормышка ашырылган милли проектларның берсе — “”Демогрфия” милли проектының бер юнәлеше сабыйларның һәм җәмәгатьчелекнең сәламәтлеген кайгырту ул.

#нацпроекты#национальныепроекты#ВладимирПутин

Фото үзәк район дәваханәсенең социаль челтәрдәге битеннән.