Урындагы башлангычларны яклау программасы — Мата авылында

Мата авылында үткән җыенда муниципаль район Советы Секретаре Расих Акберов, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев катнаштылар.

Җыен барышында 2020нче елда Мата авылы халкының Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашуы һәм шул программа чикләрендә авыл зиратын тәртипкә китерү, тирә-ягын рәшәткәләп алу, зират кирәк-яраклары саклана торган өй төзү турында килешенде. Ул планны җыенда катнашкан 36 маталы бердәм хуплады.

Авыл аксакалы Мөбәрәк бабай Насртдинов мондый өмәләрдә авыл халкының бердәм, актив булуын билгеләде. Җыенда Мата авылы старостасы Мөдәрис Талипов җитәкләгән инициатив төркем сайланды. Төркем әгъзалары халык арасында аңлату эшләре алып барачак. Бу изге эшкә авылда туып-үскән, әлеге вакытта читтә яшәгән авылдашларны да җәлеп итү тәкъдимен керттеләр.

Җыенда авыл халкы актив катнашып, үз фикерләрен белдерде һәм алдагы көндә югары балл җыеп конкурстан үтеп проект тормышка ашырылыр, дигән ышанычта таралышты.

#регпроекты#региональныепроекты

Эльвира СОЛТАНОВА, клуб мөдире.

Зилә ХӘМӘДУЛЛИНА фотолары.