Балтач укучылары БР Башлыгы чыршысына юлланачак

Балтач районыннан 3 укучы Уфа шәhәренә, Башкортстан Республикасы Башлыгы чыршысына чакырылган

20 декабрь көнне Уфада  Башкортстан Башлыгы Чыршысы бәйрәме  үтәчәк. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән  ике укучы— Айнур Айдарбеков, Эльвина Зиннуровалар  чакыру алган. Айнур районда гына түгел, республика күләмендә оста шахматчы буларак үзен танытты. Эльвина исә өметле спортчыларыбызның берсе. Югары Карыш урта мәктәбеннән Юлия Хәмәтова укуында бары тик „5”ле билгеләренә өлгәшкәне өчен мондый бүләккә лаек булды.

Рифина ГАЛИЕВА.