Балтачның үзәк мәйданында “бәллүр” сыннар калкып чыкты

Бу көннәрдә Иске Балтач авылының үзәк мәйданында чын мәгънәсендә эш кайный. Биредә Яңа елга әзерлек тулы куәтенә алып барыла.

Үзәк мәйдандагы әкият персонажларын, Кыш бабай һәм Карсылу сыннарын, “Яратам сине, Балтач” стеласын боздан Илгиз Әмиров, Илшат Гайнанов, Илфат Хәйдаров, Альберт Шәйхлисламов, Айрат Галиуллин, Ленар Галимҗанов кебек профессональ рәссамнар һәм скульпторлар, район үзәгендәге учреждение эшчәннәре зур осталык белән башкара.

Мәйданда эш көнозыны дәвам итә.

Автор фотолары.