Шәфкатьлелек бизи кешене

4 Декабрь, 2019 - 09:16

Безнең белән янәшә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши. Алар безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ, шуңа күрә аларга карата игътибарлы булыйк, шәхси дәрәҗәләрен хөрмәт итик. Шул очракта без кешелеклелек тәрбияләп, балаларыбызга бәяләп бетергесез үрнәк бирәчәкбез.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне уңаеннан физкультура савыктыру комплексында „Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Мондый чараның асылы hәм зарурлыгы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек, сәламәтлек саклау органнары, хакимият игътибарын юнәлтү, аларга мөhим hәм җитди мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүдән гыйберәт.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев билгеләп үтүенчә район халкының 8 процентын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тәшил итә. Районда инвалидларның мәнфәгатен кайгырту буенча зур эш алып барыла. „Сез иң кыю кешеләр, олы сабырлык телим, сезнең күзләрдән яшәү очкыннары беркайчан да сүнмәсен-сүрелмәсен,”—дигән матур теләләрен җиткерде.

Район Хакимияте башлыгының социаль hәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов чарада катнашучыларны файдалы сөйләшүгә өндәде, изге теләләрен җиткерде.

Шулай ук чарада Балтач үзәк район дәваханәсенең баш табибы Айдар Хаматов, үзәк дәваханәсе педиатры Луиза Хәзимуллина, мәҗбүри социаль страховкалау фонды вәкиле Рита Фәйрушина, күпфункцияле үзәк җитәкчесе Денис Фазылбәков, Балтач районы буенча прокурор ярдәмчесе Динар Хәйруллин, реаблитация үзәге житәкчесе Илгиз Рәвил улы Рәхимҗанов, „Гаилә” төньяк районара үзәге җитәчесе Эльмира Гарифуллина үз чыгышларында мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ихлас теләкләрен белдерде, hәр оешмада аларга карата ярдәм уңаеннан нинди хезмәтләр күрсәтелгәнен ачык итеп аңлатып үтте.

Пенсия фонды җитәкчесе Кадим Сәитов инвалид балаларга hәм аларны тәрбияләгән ата-аналарга пенсия күләме турында аңлатты hәм барысына да буклетлар таратты.

Инвалидлар хокукын яклау рәисе Рәшит Хәбибрахманов район Хакимиятенә, мәдәният сарае, физкультура-савыктыру комплексы хезмәткәрләренә шундый кирәкле чара оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.

Көчле рухлы кешеләр алар, районның мәдәният тормышыннан да читтә калмыйлар. Театр елы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен оештырылган бәйгедә Камилә Халикова житәкчелегендә актив катнашып, призлы урыннар алып кайтканнар. Мактау грамоталары белән бүләкләнде алар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга тулы жавап алды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре чыгышы чарага аерым бер ямь өстәде.Зәлфирә Гатина сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Түбән Сикияз авылыннан Роза hәм Зәки Мифтаховлар гармун моңнарына күмеп матур җыр яңгыраттылар. Тучыбай авылыннан Илшат Каюмов, Көндәшле авылыннан Мәгúдән Фазылов, Сәйтәк авылыннан Гали Муллахмәтов оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп матур җырларын бүләк иттеләр.

Аларны шулай ук районның мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Килгән кунаклар спорт өлкәсендә дә үзләрен сынатмадылар: шахмат, дартс, мылтыктан мәргән ату, воллейол тубын кәрзингә керту, кул көрәше кебек ярышларда актив катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Чара чәй табыны артында сөйләшү белән тәмамланды. Кунаклар бик канәгать калды, чөнки энергиянең уңай заряды гына түгел, кәефләре дә күтәрелде аларның.