Ялны үткәрергә планлаштырасызмы? Башта бурычларыгызны тикшерегез!

348 меңнән артык граждан закон таләпләрен үтәмәгән өчен чит илгә чыгуда Башкортстан Республикасы Суд приставлары тарафыннан чикләнгән.

Русия Федерациясеннән читкә чыгуга вакытлыча чикләү турында карарны (үз инициативасы яисә эзләүче гаризасы буенча) суд приставы «башкарма производство турында» Федераль законның 67 статьясы нигезендә чыгарырга хокуклы. Бу чара бурычлы кеше закон нигезендә билгеләнгән срокта башкарма документ таләпләрен җитди сәбәпләр аркасында үтәргә теләми һәм суд приставлары тарафыннан бурычлыларга карата кулланыла торган мәҗбүри түләтүнең нәтиҗәле чараларының берсе булып торган очракларда кулланыла.

Белешмә: башкарма документлар буенча бурыч күләме 10 меңнән 30 мең сумга кадәр булган очракта суд приставы-башкаручы бурычлы кешене илдән чыгуга вакытлыча чикләү турында карар чыгарырга хокуклы. Әгәр бурычлы башкарма документ таләпләрен ирекле рәвештә үтәү өчен вакыт чыкканнан соң 2 ай вакыт узгач бурычын түләмәсә, пристав аның чыгуын 10 мең сум бурычы булган очракта чикләргә хокуклы.

2019 ел башыннан Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе Суд приставлары Русия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында 247 мең карар чыгарган. Русия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәтендә барлыгы 101 мең шундый карар бар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараны куллану нәтиҗәсендә Республика суд приставлары бурычлылардан 1,2 млрд.сумнан артык акча түләттергән.

Белешмә өчен: Балтач район бүлеге 2019 елда Русия Федерациясеннән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында 1200 карар чыгарган, әлеге вакытта 386 шундый карар Русия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәтендә үтәлә.

Яллар сезоны якынлаша һәм ял итүчеләрнең күбесе үз планнарын чит илләргә бару белән бәйли. Башкортстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе гражданнарга, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, бурычлар турында мәгълуматларны тикшерергә тәкъдим итә. Моны ведомствоның рәсми сайтында эшләргә булла: http://r02.fssprus.ru/ . Бурычыгыз барлыгы ачыкланса, сез аны вакытында түләүне кайгыртырга тиеш. Ресурс аларны электрон түләү системалары ярдәмендә түләү мөмкинлеге бирә.

Алмаз ӘХКАМОВ, бүлек җитәкчесе - өлкән суд приставы.

Фото ачык чыганаклардан