Балтач районы прокуроры социаль учреждениеләрнең куркынычсызлык паспортларын федераль законнарга туры китерүне таләп итте

Балтач районы прокуратурасы социаль учреждениеләр тарафыннан террорчылыкка каршы якланганлык турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Билгеле булуынча, республиканың Нефтекама районына караган Балтач районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалы, Башкортстан Республикасы Балтач районындагы балалар һем үсмерлер өчен социаль приют бүлеге, «Гаилә» төньяк районара үзәге һәм «Яшьлек» физкультура-савыктыру комплексының куркынычсызлык паспортлары Балтач районы муниципаль бюджет учреждениесенең Русия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре Федераль хезметенең территориаль органы яки объект (территория) урнашу урыны буенча Русия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау бүлеге (милли гвардия) белән килешенмәгән, терроризм һем экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча Милли Гвардия белән үзара бәйләнеш оештырылмаган.

Шуңа бәйле, әлеге учреждениеләр җитәкчеләре адресына күрсәтмәләр кертелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр бетерелде, гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.

Д. ХӘЙРУЛЛИН,

район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист.