Балачак истәлекләре

Без җиденче класста укыган ел. Класстагы дүрт малай кышкы айларда нарат күркәсе җыеп, аны урманчы Кавый абыйга тапшырып “Ракета” дигән кул сәгатьләре алдылар.

Башта Илшат алып такты сәгатьне. Әтисе Балтачтан алып кайтып биргән. Ике атнадан — Илфатка, ике көннән Илшатның әтисе Нәфис абый Радиска алып кайтып бирде. Илгизгә әтисе Бөре шәһәреннән алып кайткан сәгатьне.

Равил абый колхозның ягулык-майлау матераиллары ташуга махсуслашкан автомашинасын хезмәтләндерә. Көн саен Бөрегә йөри.

Күрсәгез сез кулларына күн каешлы сәгать тагып мәктәпкә килгән малайларның шатлыгын! Алар бер көн, юк, бер атна эчендә егет булдылар да куйдылар! Дәрестә утырганда без, классташ ике кыз, Эльмира белән мин, ялгышып кына Илшат, я Илфат ягына карап алсак, шундук җиңнәрен күтәреп сул кулларының беләзегенә тагылган сәгатьләрен ачып куялар. Тәнәфестә дә җиңнәрен сызганып йөриләр. Башкалар да күрсен сәгатьләрен! Аларда гына бар бит әле андый сәгать! Хакы да егерме тугыз сум икән!

Алай гына ди әле! Кеше нәрсә генә сөйләсә дә, алар телендә гел шул сәгать. Үзләре эшләп тапкан мал бит. Укытучылар алдында да бер башка үсеп киттеләр. Атналык линейкада завуч Фәүзи Зәкиевич үзләрен башкаларга үрнәк итеп кат-кат сөйләде.

Тик, ни хикмәт, шатлык озакка бармады. Әллә классташларыбызның шатлыгына күз тиде, физкультура дәресендә күңелсез хәл килеп чыкты.

Мәктәп йортындагы мәйданда футбол уйныйбыз. Илгиз — яхшы капкачы. Илфат бигрәк әйбәт уйный футболны. Голны илтә дә кертә. Сизми дә каласың. Әмма Илгиз бирешми. Ничек кенә җитез кыланса да Илфат, тупны капкадан кертми дә куя.

Бер мәлне Илфатыбыз җилдәй уйнатып, безне алдатып тупны каршы як команда капкасына алып китте. Бер омтылды голны кертергә, ике омтылды, юк, Илгиз бирешмәде. Тагын һөҗүм итеп карады. Капкачы Илгиз тупны ятып калып булса да тотты. Гол кермәде. Шул мәлне... Илфат әллә гарьлегеннән, әллә ачуыннан Илгизнең кулындагы тупка җан ачуы белән китереп типте. Бер типте, ике... Илгиз бөгәрләнеп ята бирде. Эшне аңлаганда Илфат, соң иде инде. Үзенең хатасын аңлап башлыгын салып ыргыртты да, ямьсез тавыш чыгарып үкенүен белдерде: “А-а-ахххх...”

Барыбыз да Илгиз янына җыелдык. Беләзегендәге сәгатьнең пыяласы челпәрәмә килгән, цифербалты имгәнгән...

Илгиз үзе кып-кызыл булган. Тик Илфатка ачуланмады. “Юри ватмадың бит...” - дип тыныч кына сәгатен салып кайтырга кузгалды. Физкультура соңгы дәрес иде. Читтә хезмәттәшләре белән сөйләшеп басып торган укытучыбыз аны-моны сизмәде дә, уенның туктаганын күреп безгә кайтырга рөхсәт итте.

Безребездә дә уен кайгылары калмаган иде инде.

—Их, Илфат, нишлибез инде хәзер?— диде Илфатның иң якын дусты Илшат.

Илфат, җавап итеп башын тотып ыңгырашып кына куйды:

—Ы-ы-ыһһһ...

—Иртәгә Равил абый мәктәпкә килер инде. Үзе алып кайтып биргән сәгать бит. Нәрсә дип әйтербез икән?— Илшат Илфатның хәлен җиңеләйтергә тырышып сөйләнде.

—Нәрсә дип әйтәбез? Дөресен әйтәбез инде, үземнең сәгатьне Илгизгә бирермен инде, — диде Илфат, беләзегендәге сәгатен сыпырып.

—Может, килмәс тә әле, — дип сөйләнде Радис.

—Килми ди инде, сәгать тикле сәгатен ват та, килмәсен ди!

Барыбыз да башларны иеп таралыштык. Илфат өчен борчылуыбыз чиксез иде.

Икенче көнне иртә белән мәктәпкә, класска җыелдык. Равил абый ничегрәк килеп керер, нәрсәләр булыр?

Барыбыз да җыелып беттек. Илгиз һаман юк. Сәгать тугыз туларга унбиш минут калды. Без инде кыш ае булуга карамастан, әтисе белән Илгизне ике катлы бинаның балконына чыгып көтәбез. Юк, күренми Илгиз. Нәрсә уйларга да белмибез. Илфатның бөтенләй төске “качкан”, кәефсез.

—Иртән абзарда мал карап килә бит ул. Эше бетмәгәндер әле, — ди парта артында Илгиз белән утырган Радис.

Менә “горизонт”та Илгиз күренде. Равил абый — юк.

Классташыбызның үзен генә күргәч, җиңел сулап куйдык. Ә башта мең төрле сорау: “Ник Равил абый килмәгән?”, “Илгизне өйдә бик нык әрләделәрмикән?”, “Равил абый кайчан мәктәпкә килер, нәрсәләр булып бетәр икән?”...

Кар баскан балконга чыгып тезелгән безне күргәч, Илгиз кул болгап сәлам бирде. Кәефе шәп. Әйтерсең, кичә сәгате дә ватылмаган!

Илгиз капкадан керүгә, тезелешеп баскычтан классташыбзының каршысына йөгердек.

Иң алдан Илфат чаба.

—Сәлам, Илгиз! Нәрсә, Равил абыйдан нык эләктеме кичәге өчен?— дибез.

Ә аның исе дә китми:

—Нәрсә өчен?—ди.

—Ничек, нәрсә өчен? Сәгать өчен!— ди Илфат.

—Ә-ә-ә, аны онытыгыз инде, иптәшләр. Мин аны әткәйгә абзарда сарык тибеп ватты, дидем...

Беренче дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Без, шатланып дәрескә ашыктык.

Фото ачык чыганаклардан.