Иске Балтачта Инвалидлар көнен билгеләделәр

3 Декабрь, 2019 - 12:00

Иске Балтачта Инвалидлар  күңелен күрделәр

3  декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн - календарьдагы үзенчәлекле сәхифә. Ул сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтләренә битараф калмаучыларны берләштерә.

Бүген Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында " Лев Яшин. Минем хыялым капкачысы» фильмы "КиноБалтач" кинозалында  бушлай күрсәтелде.  Аннары бәйрәм чаралары «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексында дәвам итте.

Биредә “Инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләрдәге актиуалҗ проблемалар” дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда  район үзәк больницасы  баш табибы Айдар Хаматов, баш педиатр Луиза Хадимуллина,  район мәгариф бүлеге  начальнигы Альбина Гыйльметдинова, Балтач районында Пенсия фонды идаресе начальнигы Кадим Саитов, “Гаилә” үзәге җитекчесе Эльмира Гарифуллина, «реабилитация узеге» филиалы директоры Илгиз Рехимҗанов, район инвалидлар җемгыяте рәисе Рәшит Хәбибрахманов  катнаштылар.

Концерт номерлары, спорт уеннары, бассейнда бушлай коену һәм табын артында бергә утырып  чәй эчү чарада катнашучыларга бу көнне кызыклы һәм күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирде.