Балтач эшкуарлары Эшкуарлыкны яклау үзәге җитәкчесенә сораулар юллады

Иске Балтачта эшмәкәрләр Эшкуарлыкны яклау үзәге җитәкчесе белән очраштылар.

 

Физик берәмлекләрне күпфункцияле үзәкләр хезмәтләндергән кебек, эшкуарларга ярдәм күрсәтүче  махсус оешма да бар икән.   Эшкуарларны яклау үзәге нәкъ шуның белән шөгыльләнә.  Уфада мондый үзәкнең ике офисы бар.   Иске        эшкуарлар    үзәк җитәкчесе  Рөстәм Зөбәеров булән очрашты.

 Район хакимияте башлыгының Эшкуарлык мәсьәләре буенча урынбасары Ләйсән Хәметова катнашлыгында узган очрашуда сүз  эшмәкәрлекне яклау юнәлешендә үзәк нинди хезмәтләр күрсәтүе турында барды.

Рөстәм Зөбәеров билгеләвенчә, “Эшкуарлыкны үстерү” милли проектына ярашлы,  үзәк эшкуар буларак реестрда теркәлгән барлык субъектларны хезмәтләндерә. Үзәк  матди ярдәм күрсәтә торган оешма түгел.  Мәсәлән,  ул эшкуарның үз сайтын булдыруга ярдәм кулы суза ала. Шулай ук барлык төр консультацияләрне бирә.    Ә иң мөһиме, эшкуар микрозайм алырга уйлаганда аның тәэмин ителеше чикләнгән булган очракта үзәк ышаныч күрсәтүче(поручитель) була ала.

Киңәшмәдә  катнашучылар эш урынан аттестацияләү, ни  өчен эшкуарларга чыгымнарын каплату өчен субсидидияләр каралмаган кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Очрашу барышында  үзәк эшкуарлар өчен укулар оештыруы турындла да әйтелде.