Йортыңны төзекләндерергә теләсәң – льготалы кредит ал

Авыл халкына түбән процент белән кредит биреләчәк.

РФ Хөкүмәте авыл биләмәләрен үстерү өчен 2,3 трлн сум акча бүлгән иде. Бу дәүләт программасы авылларны төзекләндерүгә, инфраструктура булдыруга һәм халыкның уңайлы мохиттә яшәвен тәэмин итүгә юнәлтелгән.

1 гыйнвардан авыл халкы льготалы шартларда кредит алу мөмкинлегенә ия булачак. Йортларны төзекләндерүгә банклар биргән акчаның ставкасы 5 проценттан да артмаска тиеш.

Гражданнарга ул йортка үзәкләштерелгән яки автономлы электр, су һәм газ, җылыту һәм канализация үткәрү, шулай ук подряд килешүе буенча торакны ремонтлау максатыннан бирелә.

Кредитның күләме – 250 мең.

#регпроекты#региональныепрпоекты

Фото ачык чыганаклардан