Уку алдынгысы, сәнгать өлкәсендә матур күрсәткечләргә ирешкән Сөмбел Солтангалиева Кремль чыршысына юлланачак

Быел Мәскәүгә, Кремль чыршысына, Иске Тимкә урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сөмбел Солтангалиева барачак

Сөмбел Иске Тимкә авылында тату гаиләләрнең берсендә өченче кыз булып дөньяга килгән. Әниләре „Акбузат” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Әтиләрен оста куллы кеше буларак авыл халкы ихтирам итә. Өлкән апалары Рина hәм Ильнара булачак укытучылар, әлеге вакытта алар Уфа шәhәрендә hөнәр үзләштерәләр. Менә шундый бердәм, алга карап яшәгән гаиләдә тәрбияләнә Сөмбел. Кызчык якыннарының җылысын тоеп, аларның җылы кочагында яратылап үсә. Әмма иркәленеп кенә яту аңа хас түгел. Ул әти-әнисенең, апаларының үрнәгендә тырыш, максатчан, эшне ахырына кадәр башкарырга күнеккән кыз буларак үсә. Мәктәптә бары тик „5”ле билгәләренә укый.

Әтиләре Сөмбелнең сәләтен күреп аны район үзәгенә сәнгать мәктәбенә йөртә. Сөмбел вокал бүлеген тәмамлап, кулына таныклык алган да инде. Җыр буенча укытучысы Рая Хамаева да кызның тырышлыгын аерым билгели.

—   Сөмбел тырыш, акыллы укучыларынмның берсе. Көчле тавышы, киң диапозоны, вокал ягыннан матур тембры белән аерыла. Әйткән hәр яңалыкны үзләштерергә, ничек тә өйрәнергә тырыша. Бик катлаулы җырларны да оста башкара. Үз өстендә эшләүдән туктамый. Шунлыктан җиңү артыннан җиңү яулый. Гаиләсе дә аны бу яклап хуплап, аны янәдән матур үрләргә әйди. Мондый әти-әниләре булуы белән дә чиксез бәхетле бала ул. 2018нче елда „Илhам” җиденче халыкара конкурс-фестивальдә беренче урын яулады. Агымдагы елның март аенда Екатеринбург шәhәрендә узган „Урал сандугачы” ачык регионара татар җыры фестивалендә, hәм вокал сәнгате буенча республика балалар конкурсында да беренче урынны кулыннан ычкындырмады. Талантлы кызның тырышлыгы, максатчанлыгы аны тагын да югарырак үрләргә илтсен, —дигән теләкләрен җиткерде укытучысы Рая Хамаева.

Сөмбел әлеге вакытта фортепьяно бүлегендә дә шөгыльләнә. Кремль чыршысына баруына да чиксез шат. Мондый бүләккә талантлы, тырыш райондашыбыз, hичшиксез, лаек дип исәплибез.

Рифина НИГАМӘЕВА.