Балтач районында “Корал тапшыр — акча ал!" акциясе бара

Башкортстан Республикасы буенча Русия гвардиясе идарәсе законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын, шул исәптән түләү нигезендә даими максатлы эш алып бара.

Гражданнар кулында законсыз рәвештә сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшыруны дәртләндерү җинаятьчелекне профилактикалауның комплекслы программалары белән чишелә торган бурычларның берсе.

Балтач районы территориясендә профилактик чаралар үткәрелә, алар барышында гражданнар законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын БР буенча Росгвардия Идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Нәфис Суфияновка яки БР буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы булегенең дежур частенә мөрәҗәгать итә ала. Адресы: Балтач районы, Иске Балтач авылы, Киров урамы, 1 санлы йорт.

Законсыз рәвештә сакланган утлы, газ, салкын корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар тапшырган гражданнар түбәндәге акчалата бүләкләрне алала (1 берәмлек өчен);

Сугышчан корал:

- гранатомет, миномет, пулемет — 25000 сум.;

- автомат — 20000 сум.;

- винтовка, карабин —15000 сум.;

- пистолет, револьвер —10000 сум.

Хәрби корал:

- пистолет, револьвер — 10000 сум.;

Гражданнар кулында сакланган корал:

- ату, ау, сырлы спорт коралы — 15000 сум.;

- аучылык, пневматик, ату, шома көпшәле, шома көпшәле спорт коралы —10000 сум.;

- утлы корал — 7000;

- газ револьверлары, пистолетлар —5000 сум.;

- сигнал коралы, салкын корал — 1000 сум.

Кулдан ясалган корал, обрезлар:

- кулдан ясалган нарезлы корал, шул исәптән кыска көпшәле, сырлы көпшәле корал — 15000 сум.;

Сугыш кирәк-яраклары:

- сырлы корал өчен патроннар — бер данәсе өчен 30 сум.;

- шома көпшәле корал өчен патроннар, көпшәсез, утлы үз-үзеңне саклау коралы өчен патроннар — бер данәсе өчен 15 сум.

Шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч җайланмалар:

- пластит-100 гр. өчен 6000 сум.;

- тротил, аммонит-100 гр. өчен 5000 сум.;

- башкалар (дары һ.б.) - 100 граммына 300 сум.;

- сәнәгать җитештергән шартлаткыч җайланмалар — бер берәмлек өчен 6000 сум.;

- кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар өчен - 5000 сум.

Кадим СУФИЯНОВ, Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең (Аскын, Балтач, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнары буенча) лицензия-рөхсәт эше бүлегенең өлкән инспекторы, полиция капитаны.

Фото ачык чыганаклардан.