”Балтач таңнары” гәзитен алдырмый, укымый яши алмыйм”

Мин үзем олы яшьтәге кеше инде. Әмма районыбыз сулышы белән һәрвакыт танышып барам. Кайда нәрсә эшләнә, кайда нинди төзелеш эшләре бара — барысы да районыбыз гәзите битләрендә яктыртылып барыла. Шуларны укыгач та күңелгә рәхәт булып китә.

Мин үзем район басмасын гына түгел, башка төбәкләрдә нәшер ителәгн гәзитләрне дә алдырам. Әлеге вакытта барысы җиде төрле гәзит алдырып укып барам.

Хәзер бит акча ягы әлләни кысык түгел, хөкүмәт пенсия акчасын вакытында биреп бара. Аллага шөкер, кирәк-кирәкмәгәнгә тотынмасаң, район гәзитенә генә язылып була.

Гел телевизор карап утыру да җиләтә бит, ә кулыңа гәзит тоту бөтенләй башка нәрсә. Алдагы яртыеллыкка язылып квитанция күчермәсен редакциягә илтеп биргән идем, салат савытлары җыелмасы оттым.

Бик шәп, матур, истәлекле әйбер. Рәхмәт яусын редакциядә эшләүчеләргә. Безне сөендереп районыбыз тормышын бар яклап та яктыртып торасыз. Барыбыз да исән-сау булыйк!

Гәзитегез чыгып торсын,

Миннән изге теләкләр.

Бер-беребездән аерылышмыйк,

Бергә типсен йөрәкләр!

Хәлимулла ГАЛЛӘМШИН, хезмәт ветераны.

Иске Балтач авылы.