Җир шарында зур һәлакәткә китерәчәк ачлык җитүе фаразланган

Халыкара галимнәр төркеме климат үзгәрү бөтен дөнья буенча авыл хуҗалыгы һәм диңгез ресурсларының шактый кимүенә китерәчәк, нәтиҗәдә глобаль ачлык килеп чыгарга мөмкинлеге хакында белдергән.

Климатологлар якын киләчәктә атмосферага углекислый газ чыгаруны киметә алмаячакларын таный.

Галимнәр ике төп азык-төлек чыганагы: авыл хуҗалыгы һәм балыкчылыкның торышын фаразлау өчен теоретик модель төзегәннәр.

Белгечләр азык-төлекнең кайсы районнарда үстерелүен, шулай ук климатның әлеге районнарга тәэсир итә алуын исәпкә алган.

Әйтик, Глобаль температураның күтәрелүе тропикларга аеруча зыян сала, ә төньяк илләрдә (Канада һәм Русия) шартлар Авыл хуҗалыгы өчен уңайлырак булырга мөмкин.

Дөнья халкының 90 проценты иң начар сценарийлар буенча караганда, гасыр ахырына азык-төлек продуктлары җитештерү шактый кимегән районнарда яшәячәк. Авыл хуҗалыгы секторында бу — 25 процент, ә балыкчылыкта —60 процент. Шул ук вакытта хәерче илләр Глобаль җылынудан бик нык зыян күрәчәк.

Төп чыганак: Лента.ру

Фото ачык чыганаклардан.