Дилара Гәрәева балтачлыларны дәвалый

Балтач үзәк район дәваханәсе соңгы елларда яшь белгечләр белән тулылана.  Шуларның берсе — Дилара Раиф кызы Гәрәева.

1992 елда Уфа шәһәрендә туган кыз, 2015 елда Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлый. Яшь ак халатлы эндокринология белгечлеге буенча интернатура үтә. Уку чорында Уфа шәһәре дәваханәләрендә эшли.

— 2018 елда Дилара Рәиф кызы гомуми практика һәм гериатрия табибы белгечлеге буенча укулар үтте. 2018 елдан башлап Балтач районының бишенче терапия участогында табиб терапевт һәм гериатр булып эшли, — ди үзәк район дәваханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Юлиан Шакиров.

“Сәламәтлек” милли проекты чикләрендә хезмәт юлын Балтач дәваханәсендә дәвам иткән табибә Дилара Гәрәева тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияли.