Көндәшледә депутат йортында патроннар саклаган

Көндәшледә урындагы депутат урманда тапкан  сугыш кирәк-яракларын, өенә  алып кайтып,  законсыз рәвештә  саклаганы   өчен хөкем ителгән.

Балтач районара суды Балтач районының 56 яшьлек кешесенә-Көндәшлә авыл җирлеге Советы депутатына карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Ул РФ Җинаятҗ Кодексы 222 маддәсенең 1 бүлегендә каралган (сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алу һәм саклау) җинаять кылуда гаепле дип табылган.

Судта ачыкланганча, 2014 елның гыйнварында урманда чаңгы шуу вакытында ир-ат 5,6 мм. калибрлы 100 данә патроннар тапкан һәм «корал турында» Федераль закон таләпләрен бозып аларны өенә алып кайткан. Сугыш кирәк-яракларын законсыз рәвештә сатып алу һәм саклау тыелган эш икәнлеген белә торып, ул 2014 елның гыйнварыннан 2019 елның сентябренә кадәр патроннарны ихатасындагы хуҗалык корылмасында законсыз саклаган.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.

Суд аны 4 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Булат ГАЛИАКБӘРОВ,

район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе.