«Башкортстанның Урман картасы» мобиль кушымтасы эшли

Стәрлетамак урман хуҗалыгында Авыргазы районы Толбазы авылы тирәсендә «Башкортстанның Урман картасы» мобиль кушымтасына тест үткәрелде.

Кушымта  Башкортстан Республикасы Урман участокларының урнашу урынын автоматик билгеләү,  урман хуҗалыгы чаралары, махсус сакланыла торган табигать территорияләре һәм муниципаль районнар чикләре турында белешмәләр карау, шулай ук участокларны фотофиксацияләү юлы белән җәмәгать контролен гамәлгә ашыру функциясе һәм тиешле органнарга тикшерү үткәрү кирәклеге турында хәбәр җибәрү мөмкинлеге белән интерактив карта рәвешендә тәкъдим ителгән.

Тест системаның эшчәнлеген тикшерү, мөмкин булган техник нюансларны ачыклау, шулай ук интерфейстан файдалану уңайлылыгын бәяләү өчен үткәрелде.

Кушымта функционалын урман хуҗалыгы тармагы вәкилләре, системаны эшләүчеләр, шулай ук гади кулланучылар – Башкортстан Республикасы гражданнары сынап карады.

Тестта Башкортстан Республикасы Урман худалыгы министры урынбасары Азамат Баев, федераль деулет урман һем янгын надзоры булеге начальнигы Юнир Садыйков, БР «информацион технологияләр» ГКУ директоры урынбасары Ренат Хәсәнов катнашты.

Тест нәтиҗәләре шуны күрсәтте: кушымта дөрес эшли һәм аның алдына куелган бурычларны тулысынча үти.

Хәзер һәр төбәкнең кешесе Android яки iOS операцион системалары базасында смартфоннар өчен «Башкортстанның Урман картасы» мобиль кушымтасын ала һәм янгын яки законсыз урман кисү турында хәбәр итә ала. Мобиль кушымта мондый сигналларга җавап бирү вакытын киметергә, хезмәтләрне җавап бирү оперативлыгын арттырырга тиеш.

Моннан тыш, кушымта агач әзерләүнең ачык һәм үтә күренмәле системасын эшли – төбәктә яшәүче һәр кеше үз милке булган, аларны арендалаучы, җир кишәрлекләре территориясендә теге яки бу эшчәнлек төре рөхсәт ителгән урман кишәрлекләре статусын күзәтеп тора ала.

Исегезгә төшерәбез, кушымтаны эшләү һәм гамәлгә кертү бурычы Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбиров тарафыннан 2019 елның 1 мартында Караидел районында узган «ресурслар, партнерлык, интеграция» республика урман форумы йомгаклары буенча куелган иде. Карта информатизация һәм “Ачык Республика " системасына ярашлы,  БР Дәуләт комитеты тарафыннан булдырылган

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшләнгән система Русиядә мондый форматтагы беренче кушымталарның берсе булып тора.

Урман картасы БР Урман худалыгы министрлыгы катнашында БР министрлыгы тарафыннан эшкертелгән. 2019 елның сентябреннән бирле тест режимында эшли.