Хәйбулла районының Подольск авылы… читкә күчереләчәк

Бу хакта 28 ноябрьдә мәгълүм булган. БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары Хәйбулла районының административ-биләмә корылышына үзгәрешләр кертәчәк.

Макан авыл советының 375 гектар мәйдан җир биләмәсе Таналык авыл советына күчәчәк. Бу турыдагы закон проектын узган пәнҗешәмбе көнендә республика парламенты беренче уҡуда ук кабул иткән.

БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, чикне үзгәртү Подольск авылы биләмәсен киңәйтүгә бәйле. Таналык авыл советы җирләре астында кыйммәтле бакыр-колчедан рудасы ята. "Башкирская медь" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте киләчәктә Подольск файдалы казылмалар төркемен эшкәртергә ниятли. Бу Урал аръягы өчен мөһим инвестиция проекты булып тора һәм ул төбәкне артабан үстерүгә булышлык итәчәк. Инвесторга ярдәм итәргә һәм урындагы халыкка хәвефсез яшәргә мөмкинлек бирергә дә кирәк.

Республика парламенты спикеры әйтүенчә, Подольск авылы бар үзгәрешләрдән соң да Таналык авыл советына караячак. 375 га мәйданда яңа өйләр төзелеп, халык шунда күчереләчәк.

—Сайлап алынган җир биләмәсе Макан биләмәсенә керә, — диде Константин Толкачев. – Шуңа күрә дә чикләрне документаль ныгыту таләп ителде.

"Башкортстан Республикасының административ-биләмә корылышы үзгәреше һәм Башҡортстан Республикасының Хәйбулла районындагы аерым муниципаль берләшмәләрнең чикләрен үзгәртү турындагы" закон урындагы тиешле органнар, Подольск авылы халкы сходлары һәм җәмәгать фикерен өйрәнү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Авыл халкы күченүгә риза. Таналык авыл советының үзгәрешләр кабул ителгән генераль планы расланган.

“Йәшлек”