“Балтач таңнары” гәзитен алдыралар, укыйлыр

“Балтач таңнары” гәзитенә алдагы яртыеллыкка һәм еллыкка подписка дәвам итә. Әле 12сенә кадәр яратып алдырган басмаларга ташламалы бәяләр белән язылып була.

Абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” акциясе дә дәвам итә. Акция барышында 91 абунәче квитанция күчермәсен редакциягә китерде. Шулар арасыннан 9 кеше еллык подписка рәсмиләштергән. 91 кешенң 13е төрле бүләкләр отты.

Басмабызга оешмаларның коллектив подписка рәсмиләштерүе еллар дәвамында практикалана. Бигрәк тә “Сельэнерго” җәмгыяте бу яклап активлык күрсәтә. Агымдагы кампания барышында биредә эшләгән 22 кеше квитанция күчермәсен редакциягә китерде. Шулар арасыннан 2 кеше бүләкләр отты. Берсе — Рәсилә Шәрәфиева.

Югарыда әйтеп үткәнемчә, 12нче декабрьгә кадәр яратып алдырган басмаларга ташламалы бәяләр белән язылып була.

Автор фотосы.