Балтач районы йөзүчеләре районара ярышларда катнашты

2 Декабрь, 2019 - 15:02

Балтач районы йөзүчеләре районара ярышларда өченче урын яулаган.

Борайда Русиядә Театр, Мәдәният һәм туризм елына, Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган йөзү буенча районара ярышлар узды. Йөзү спортын үз иткән безнең район спортчылары да ярышлардан читтә калмады.

2005-2007елларда туган кызлар арасында шәхси зачетта 100 метр арада ирекле стиль белән йѳзүдә Алия Ахкамова, Илнур Әхмәдиев Илнур , 2010-2011 да туган малайлар арасында ирекле стиль белән 50 метр дистанөиядә йѳзүдә Әмир Ахкамов Әмир, кызлар арасында 50 м га ирекле стиль белән йѳзүдә Элина Анварова, 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында 25 метр араны аркада ятып йѳзүдә Әмир Абдувалиев, Нелли Муллахметова призлы урыннарга чыкты. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында 50 метр араны ирекле стильдә йѳзүдә Вадим Рашитов икенче 2 урында.

Киеренке көрәш һәм 4х50 форматындагы ирекле стильдәге катнаш эстафетада лаеклы көндәшлек нәтиҗәсендә безнең команда өченче урынны яулады. Җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр, ә иң мөһиме, ярышларда катнашучылар бәйгедән күтәренке кәеф белән кайттылар.

Йөзү спорты белән балалар инструктор: Айрат Йосыпов улы һәм Артур җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.