Көндәшле мәктәбендә аналарны зурладылар

2 Декабрь, 2019 - 12:00

Көндәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләрен “Безнең әниләр” бәйрәменә җыйды.

Алдан балалар үз куллары белән бүләкләр әзерләде, белдерү язып элделәр, “Минем әни” дигән темага сочинениеләр яздылар, стенд эшләделәр, әниләрне зурлап монтаж, концерт номерлары әзерләделәр.

Бу чара, әйткәнемчә, 1-4 сыйныфларда үтте.

Бәйрәм барышында укылган һәр шигырь, башкарылган һәр җыр аналарга багышланды.

Аналар балаларының чыгышын сөенеп кабул иттеләр, чарадан шатланып таралыштылар.

Фәрзинә АХУНОВА, башлангыч сыйныф укытучысы.

Автор фотолары.