Балтачлылар округ ярышларында республика дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертте

1 Декабрь, 2019 - 18:00

Балтач районы армрестлерлар төркеме Башкортстан Республикасы командасы составында   Идел буе федераль округы чемпионатында  катнашты.

2019 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр  Түбән Новгород шәһәрендә узган ярышларда безнең егетләр һәм кызлар иң көчлеләр рәтендә булдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр һәм кызлар арасында үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар яуладылар. Команда зачетында Башкортстан Республикасы җыелма командасы мактаулы икенче урынны алды.  Бу уңышларда Балтач армрестерлералы һәм аларның тренерлары Айваз Сафетдинов, Радим  Нургалиевның өлешләре зурдан.

Азалия Хәмәтнурова Азалия , Тимур Әмирҗанов  Динар  Хиҗапов , Илназ Гыйльманов, Алмас Сәләхетдинов, Руслан  Кашапов,  Тимур Әхмәдуллин  үзләренең  тиңдәшләре арасында призлы урыннарга чыктылар.

Шулай ук  Эльвина Зиннурова, Ранис Зыятдинов, Ләйсән Сафутдинова, Данил Садыйков, Ренат Садриев ,    Ридаль  Аскаров  районыбыз данын яклап лаеклы чыгыш ясадылар.

Чыганак.