Алар Пибек буеннан

Көндәшле авылының Тау ягы дип аталган өлешендә халыкта – Пибек, рәсми телдә Күл яны дип йөртелгән урам бар. Бу 12 йорттан торган (хәзер алтысында кеше яшәми) урам – минем туган урамым.

Пибек, Чәй суы күлләре, янәшәдәге Сабан туе мәйданы (Саз башы) бу җирләрнең бер яме, даны булып тора. Биредә туып-үскән, яшәгән кешеләр арасында төрле һөнәр ияләре: укытучылар, табиблар, тракторчылар, сатучылар, терлекчеләр, дин әһелләре, игенчеләр, мал табиблары, артистлар, урман киекләрен саклаучылар, хисапчылар – кыскасы, бик күпләр бар. Шушы урам ике фән кандидатын, бер атказанган укытучыны биргән. Әйткәндәй, авыл биләмәбезнең әлеге башлыгы да безнең урам чирәмендә аунап үскән егет.

Бездән бер өй аша гына Галимҗан бабай һәм Кифая әби (ул күрше Караидел районы Тайкаш авылыннан) Динисламовлар яшәде. Һәр кешегә ихлас мөгамәләле, якты күңелле, пакь җанлы затлар иде алар. Икесе дә дин тоттылар, бик күп Коръән сүрәләрен, догаларны яттан беләләр иде. Галимҗан бабай авылдашларга дини йолалар башкарырга да булыша иде. Кифая әби урамда уйнап йөргән бала-чагага үзләрендә үскән алмалар алып чыгып бирә, алай гына да түгел, болдырларына хәтле алып кереп ашлар ашата иде. Шулар барысы да истә.

Алар гаиләсендә дүрт малай үсә. Олы уллары Гафурҗан (1932 – 2014), Чиләбе төбәгендә хәрби бурычын үтәгәннән соң, шунда өйләнеп яшәргә кала. Заводта эшли. Бераздан гаиләсе белән Уфага кайтып төпләнә. Мин аның “ Башрембыттехника” предприятиесендә суыткычлар төзәтүче булып эшләвен яхшы беләм.

—Зур улыбызга күбесенчә эш төште, ни дисәң дә, баш бала. Укырга мөмкинчелеге булмады. Шуңа калганнарын укытырга тырыштык,— дип сөйли торган иде мәрхүм Галимҗан бабай. Икенче уллары Закирҗан Уфада авыл хуҗалыгы институтының ветеринария бүлегендә һөнәр ала. Ул авылга кайтып баш мал табибы булып эшли башлаганда, безгә 7-8 яшь тирәсе иде. Без малайлар аның “Иж – планета” мотоциклына да, һәрвакыт чиста-пөхтә киемдә булуына да, кулларын куәтле селкеп бик шәп атлап йөрүенә дә соклана идек. Шәплек, тизлек дигәннән, үскәч, бер өстәл артында утырганда, “Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен”, дигән мәкальнең нәкъ менә Закирҗан абый кебекләр үрнәгендә барлыкка килгәненә инандым. Күмәк хуҗалык, халык малларын терелтү өчен ал-ял белми эшләде ул. Телгә бик бай, рус сүзләре кыстырмый саф татарча сөйләшер иде (тупас, әдәпсез сүзләр, сүгенү Динисламовларга гомумән хас түгел). Еш кына авыл радиосыннан терлек авырулары турында чыгышларын тыңлый идек. Колхозның профсоюз оешмасын да җитәкләде. Күршем Фларит(ул инде дөньяда юк) белән икебезне пионер лагерена барырга өндәгәне истә. Без башлангыч сыйныфларда гына укыгач, әлбәттә, барырг а курыктык.( Ә барасы калган!.. Андагы хозурлыкны, рәхәтлекне мин тик соңыннан, берничә тапкыр лагерьда баянчы булып эшләгәндә генә аңладым). Ә күрше абый 1970 еллар уртасында күрше районга күченде. Анда гаилә корып, яраткан һөнәре белән зур абруй казанды. Бүген лаеклы ялдагы аксакал Байкыбаш авылында гомер кичерә.

Галихан абый – гаиләдә өченче бала. Ул 1938нче елгы. Балачагы сугыш чорына туры килгәнлектән, ул бик яшьли абыйларына ияреп колхозда төрле эшләрдә катнаша. Хәтерләвенчә, 7 яшендә инде ындыр табагында иген суккыч машина барабанына көлтә биреп, ашлыкны этәреп өеп торган. 7нче сыйныфтан соң, үгез җигеп фермага су ташыган. Кыш көне Чәй суындагы бозны балта белән ватып бәке ясау, чиләкләп 500 литрлы мичкәгә су төяү, шул рәвешле берничә “рейс” ясау – болар яшүсмергә җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бер җәй Богдан авылында көтү дә көтә ул.

8 – 10нчы сыйныфларны ул Курач мәктәбендә укый. Армиягә кадәр колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшләп ала. 1957 елда армиягә алынып, Һава һөҗүменнән саклану ( ПВО) гаскәрләрендә хезмәт итә. Хезмәте тыныч вакытта үтсә дә, билгеле, төрле экстремаль шартлар, гадәттән тыш хәлләр булгалап тора. Шундыйларның берсендә ныклык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, ул СССР Оборона министры Малиновскийның “Суга батучыларны коткарган өчен” дигән Рәхмәтенә һәм истәлекле бүләккә лаек була.

1960-1966 елларда авылдашыбыз Чиләбе медицина институтында белем ала. Өйдән ярдәм өмет итеп булмый, кичләрен бер дәваханәдә дежур торып, эшләп укый. Диплом алгач, яшь белгечне Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына җибәрәләр. Биредә аны Стәрлетамакка юллыйлар. Ул 1нче шәһәр больницасында – анда башлыча сода-цемент комбинатында эшләүчеләр дәвалана – өч ел ярым хезмәт сала.

Аннан соң Уфа. 10 нчы шәһәр больницасында терапевт булып эшли, бераздан 1нче хастаханәгә невролог булып урнаша. Ә хезмәтенең 30 елы “Ашыгыч ярдәм” белән бәйләнгән. 1974 елда башкалада бу хезмәттә психиатр җитмәү сәбәпле, Динисламовны вакытлыча шунда тәгаенлиләр, һәм бу “вакытлыча” өч дистә елга сузыла. “ Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә өч махсус бригада – терапия, хирургия, неврология төркемнәре була. Якташыбыз турында “Вечерняя Уфа” гәзитенең 1999нчы ел башындагы бер санында аның диагнозны ифрат төгәл куюын (әйтик, инсультка дип чакыралар – ашказаны язвасы булып чыга), авыруны өйдә дәваларгамы, яисә хастаханәгә салыргамы икәнен шул урында, оператив хәл итүен, бер үк вакытта 1972 елдан бирле стационарларда катлаулы авыруларга консультацияләр үткәрүен бик тәфсилләп бәян иткәннәр.

Республика тире-венерология диспансерында да эш алып бара табиб. Күпъеллык тикшеренүләре нәтиҗәсендә, үзе караган, күзәткән пациентлары турында гаять зур мәгълүмат туплап (аны докторлык диссертациясенә җитәрлек дигәннәр), 1997 елда Казанда “Венерологик авыруларның башлангыч стадиясенда кешенең нерв системасын җимерүе” дигән темага кандидатлык яклый. Элегрәк, 1993 елда, аңа “Башкортстанның атказанган табибы” исеме бирелгән иде. Галихан Галимҗан улының гомум хезмәт стажы – 64 ел, шуның 52 елы медицинага багышланган. Тынгы белмәс табиб 2019 елда, 81 яшендә генә эштән туктады.

Гаиләдәге төпчек бала – Әхсән Динисламовны районда белмәгән кеше юктыр. Кәндәшледә 8 сыйныфны, 1965 елда Курач урта мәктәбен, 1970 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Благовещен районы “Кызыл Байрак” колхозында 2 ел баш инженер булып эшләп ала ул. Ә 1972нче елдан алып 2007нче елга хәтле хезмәте Балтач һөнәрчелек училищесы белән бәйләнгән. Укытучы, укыту производство буенча урынбасар, 1990 елдан алып 17 ел дәвамында директор булып эшли. Мин аны икеләтә атказанган дип атар идем. Әхсән Динисламовның тырыш, фидакарь хезмәте “БРның атказанган укытучысы” (1988) һәм “РФның башлангыч һөнәри белем бирүнең Почетлы хезмәткәре” (2002) дигән мактаулы исемнәр һәм “Халыклар дуслыгы” ордены белән бәяләнә. Без аны шулай ук территориаль сайлау комиссиясе рәисе (1998-2007), район хакимияте башлыгын сайлауда конкурс комиссиясе секретаре, “Яңа Башкортстан өчен” хәрәкәтенең Балтач район бүлекчәсе җитәкчесе, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкилнең ышанычлысы, халык исәбен алуда участок мөдире кебек җәмәгатъ эшләрендә дә даими күреп тордык. Бүген хезмәт ветераны, тормыш иптәше Фәнзия Сәгыйть кызы белән бергә, динебезгә берегәләр, Коръән сүрәләре, догалар өйрәнәләр, намаз укыйлар, мәчеткә йөриләр.

...Уйлар янә Пибек буена, янә дә балачакка алып кайта. Җәен, гадәттә, Сабан туе алдыннан, гаиләсе белән Гафурҗан абый кайтып төшә. Аның зур улы Рәхимҗан безнең яшьләрдә, җәй буе авылда торып безнең белән уйнап үскәнгәме, Көндәшлене туган авылы (Чиләбедә туган) дип исәпли. Инде үзе лаеклы ялда. Күптән түгел ул миңа бик кызыклы нәрсәләр турында сөйләде.

—Безнең картәти (Галимҗан бабай. –М.Ф.) тәртипсез кешене яратмый иде. Аның өендә әле без үскәндә дә матчага кыстырылган “акыл чыбыгы” торды. Аннан соң, авыл җире бит, утынын, печәнен китерүчеләр дә, йорттагы каралтыларны төзәтүче осталар да, эш беткәч үзе тәкъдим итмәсә, аңардан эчемлек сорарга кыймыйлар иде. Беркем дә безнең йортта тәмәке кабызырга базнат итмәде, урамга чыгып тарталар иде. Менә нинди магик йогынтыга ия булган күрше бабабыз. Дустым янә дә дәвам итә:

—Улларына бик тә мәгънәле исемнәр куштырган ул. Әйтик, Гафурҗан – гафу итүче, кичерүче дигән сүз. Сугыш вакытында картәтиебез Түбән Тагилда хезмәт армиясендә була. Картәниебез, чирләп, берничә көн эшкә чыга алмый. Бригадирмы, шунда бер җитәкче инде, өйгә тентү алып килә, эшкә бармаганга төрмә белән яный. Гафурҗан әткәй (10 – 12 яшьләрдә): “Тимә әнигә! Үскәч үзеңнең сакалыңнан тартып йөртермен!” — дип, үзенчә яклаша. Соңыннан әткәйдән сораштым, шулай эшләгәнме? “Юк, мин ул бәндәне гафу иттем инде”, — диде. Исеме җисеменә туры килү шул буладыр инде.

Бу фикер бик тә дөрес. Чыннан да, барысы да мәгънәле исемнәр. Закир – Аллаһны истә тотучы, Гали – зур дәрәҗәле, Әхсән – игелекле, яхшы дигәнне аңлата. Үзләре дә исемнәрен (Галимҗан – укымышлы, Кифая — булдыклы) аклап гомер иткәннәр. Җәмгыятьтә килешеп яшәү, үз-үзеңә таләпчән булу, халыкның әхлак кагыйдәләрен хөрмәт итүнең гүзәл үрнәкләрен күрсәтеп яшәгән Динисламовлар. Алар бүген дә шушы сыйфатларга тугрылар.

Мәгъдән ФАЗЫЛОВ.

Фото шәхси архивтан.